Мәдәни мохит
18 февраль 2025, 15:04

Ризван Хәкимовка "Башкортстанның халык артисты” исеме бирелгән

Ризван Хәкимовның юбилеена зур бүләк!

Ул моңа лаек!Ул моңа лаек!
Ул моңа лаек!

Ризван Хәкимовның юбилеена зур бүләк!

 

Әле Уфада композитор, автор-башкаручы “Башкортстанның халык артисты” Ризван Хәкимовның 70 яшьлек юбилеена багышланган  концерты бара. Әйе, ялгыш укымадыгыз, Ризван Хәким – халык артисты!

Бу мактаулы исем белән аны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов котлады. Зур залны тутырып килгән тамашачылар шатлыклы хәбәрне акышлар белән күтәреп алды.  Ирек Сәгыйтов Төбәк Башлыгы Радий Хәбировның Котлау хатын да  укып ишеттерде. Аннары Мактаулы исем белән котлап, күкрәк билгесен беркетте.

 Шулай итеп, Татарстанның атказанган артисты Ризван Хәкимов бүгеннән  "Башкортстанның халык артисты" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бүгенге концертта Ризван Хәкимовның иҗатташ дуслары, ул зур сәхнәгә чыгарган һәм хәзер үзләре дә татар-башкорт эстрадасында йолдыз булып балкучы җырчылар катнаша.

Ризван абый бөтен гомер юлын милли сәнгатьне, татар эстрадасын үстерүгә багышлаган кеше. Нәфисә апа (урыны җәннәттә булсын) белән татар җырын сәхнәләргә алып чыккан, ничә буын яшь җырчыларны үстергән кешеләр алар. Ул моңа, һичшиксез, лаек. Котлыйбыз, Ризван абый. Туар еллар да җимешле булсын!

Ул моңа лаек!
Ул моңа лаек!
Ул моңа лаек!
Ул моңа лаек!
Ул моңа лаек!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас