Уфада 2025 елның 10 февраленнән 30 июненә кадәр «Талантлар йолдызлыгы» конкурсы үткәрелә.
Катнашуга сәламәтлеге чикләнгән балалар, ятим балалар; ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган сабыйлар, шулай ук опекада торучылар; махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары; 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күпбалалы гаиләләрдәге балалар чакырыла.
Катнашучыларның яше- 5 яшьтән 18 яшькә кадәр; сәламәтлекләре чикләнгәннәрнең 21 яшькә кадәр. Конкурс тугыз номинациядә уздырыла.
Гаризалар 10 мартка кадәр кабул ителә. Төп конкурс май аенда узачак. Гала-концерт июньдә үтә.