25 февральдә Уфа сәнгать училищесының кече залында рус романсына багышланган концерт була. Чара «Башкортстан руслары соборы» иҗтимагый оешмасы тарафыннан Шаляпин үзәгенең Уфа бүлеге белән берлектә оештырыла.
Программада Уфа сәнгать училищесы студентлары, шулай ук танылган башкаручылар, шул исәптән Русия Федерациясенең атказанган һәм Башкортстан Республикасының халык артисткасы Тәнзилә Узәнбаева һәм опера җырчысы Любовь Буторина чыгыш ясаячак. Кичә кунаклары М.Глинка, Н.Римский-Корсаков, А.Даргомыжский һәм башка композиторларның рус шагыйрьләре шигырьләренә язылган әсәрләрен тыңлаячак.
Чараны гадәттәгечә Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Елена Замрий алып барачак.