Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның атказанган артисты Лина Ганиеваны тамашачылар моңлы җырчы буларак та яхшы белә. Үз вакытында үзенчәлекле тавышы белән күпләрне әсир иткән актриса алтын юбилеен “Коеп куйган фәрештә” спектакле белән билгеләп узачак.
-Лина, юбилейга артистлар күңеленә иң якын образын сайлыйдыр. Сезгә бу спектакль кайсы ягы белән якын?
-Чыннан да иң яраткан спектакльләремнең берсе ул. Анда нибары дүрт кеше уйный –Рида Фәхрисламова һәм Вилдан Мисбахов, артист Руслан Хисаметдинов һәм мин. Әлеге спектакльне чыгаручы беренче состав без. Аннан соң Ирина Ганиеваны керттеләр. Чыгарган вакытта Зур залга куйган идек. Бер арада туктатып алгач, декорацияләрне киметеп, спектакльне Кече залга күчерделәр. Күп еллар уйналса да, әле булса тулы заллар җыя ул. Тамашачы яратып килә бу спектакльгә. Аның отышлы ягы – сәхнәдәге партнерларның дөрес сайлануы, тандемда чыгыш ясап, бер-берсен тулыландыруыдыр.
- Җырлы рольләрегез күпме?
-Булды, Аллаһка шөкер. Яраткан рольләремнән – “Түтәйле Ибәтуллин”да - Әминә, “И, мөкатдәс моңлы сазым” спектаклендә - Зәйтүнә, “Җизнәкәй”дә – Хадичә, “Бер мәл шәһәрдә” музыкаль комедиясендә Фәтхия, “Питер Пэн” һәм “Алтын ачкыч” әкиятләрендә вокал партияләре һәм башкалар. Режиссерлар минем мөмкинлекләремә карап шундый рольләр бирәләр дә инде. Әлбәттә, җырсыз рольләр дә җитәрлек. Тамашачыга гел моңлы спектакльләр генә тәкъдим итеп булмый. Комедияләр, драмалар һәм башка жанрлардагы сәхнә әсәрләре чыгарабыз. Әмма барыбер җыр һәрвакыт минем белән. Һәм халык фольклоры рәвешендә булса да спектакльләргә үтеп керә. “Кредитка алынган хатын”да, мәсәлән, мин күрше хатынын уйныйм. Спектакль буенча тормыш иптәшем белән җырлый-җырлый аралашабыз. Партнерым Эльмир Газизуллин шулай ук тамашачыларга җырчы буларак таныш.
-Бу режиссерның алымы идеме, әллә үзегезнең тәкъдимме?
- Спектакль әзерләгәндә һәр артист үзенең көчле ягын, осталыгын күрсәтергә тырыша. Кем җырлый, кем бии, кемдер бүтән яклап сәләтле... Минем көчле ягым – җыр. Моны күрә белүче режиссерларга рәхмәт.
Тагын бик матур спектаклебез бар – “Бер мәл шәһәрдә”. Менә анда минем җырларым күп. Җыр белән башлап җибәрәм, җыр белән төгәллибез. Ул музыкаль комедия, мюзикл кебек. Үзем сәхнә түрендә төп рольне уйнамасам да, җырларым түрдә яңгыраган спектакльләр бар. “Хаҗи әфәнде өйләнә” дигән спектакльдә, мәсәлән, мин күмәк сәхнәдә һәм малай ролендә катнашам. Ә менә спектакльдәге җырлар минем тавыш белән яңгырый. Кызганычка каршы, бу комедия репертуардан төште инде. Сәхнә әсәрләре ничек кенә күңелебезгә якын булмасын, тиешле вакыты узгач, аларны алмаштырырга, репертуарны яңарта барырга туры килә.
–Лина, безнең җәмгыятьтә “моңлы кешеләр авылдан гына чыга” дигәнрәк караш яши. Моңны, һичшиксез, авыл белән бәйлиләр. Ә Сез Уфа кызы...
–Мин бу очракта искәрмә (исключение) буламдыр (көлә). Шәһәрдә, әмма моңлы йортта үстем. Әтием, Фирдәвес Файзелгаян улы, һөнәре буенча нефтьче, әнием, Роза Мөхәммәтҗан кызы – тәүдә шәфкать туташы, аннары товаровед булып эшләде. Әмма һөнәрләре бөтенләй ерак булса да, моң аларның күңелендә иде. Әтием өстәвенә гармунчы, моңлы итеп җырлый да, уйный да иде. Эштән кайткач, гармунын алыр да, үзе көйләр чыгарып утырыр иде. Әнием аңа кушылып җырлар иде. Туганнар җыелыша, дуслары килә. Нинди мәҗлес булса да, бергәләшеп җырлашып үткәрәләр иде. Мин дә аларга кушылып җырлый идем. Хәтта Кырмыскалы районы Кабак авылына нәнәемә (әниемнең әнисе) каникулларга кайткач та, җырлый идек. Бик яратып, ашкынып кайта идем мин анда. Рәхәтләнеп күрше-тирә балалар белән су кереп, җиләккә йөреп, урманда гөмбә җыеп...
-Менә бит моңның сере кайда! Сез дә яртылаш авыл кызы икән!
- Әйе, шулай була инде. Нәнәем дә җырлый иде. Безнең әни ягыннан да җырчылар күп, ә әткәй ягыннан җырчылар гына түгел, музыкантлар, композиторлар да бар. Дүрттуган апам - Резеда Әхиярова. Бергә үсмәсәк тә, бер-беребезне белеп, аралашып яшәдек. Казанга беренче тапкыр аларга кунакка барган идем. Аның операсыннан “Сөембикә” җырын үземнең репертуарыма алдым. Бик яратып башкарам.
Моң Ходай Тәгаләдән биреләдер инде ул. Чөнки үземне белә-белгәннән бирле җырчы булам дип үстем. Алла Пугачева, София Ротару җырларын пластинкалардан тыңлап, өйрәнеп, башкара идем. Мәктәптә булсынмы ул, урамдамы, хәтта транспортта да җырлый идем. Уңайсызлану тоймадым. Әти-әнием музыка мәктәбенә укырга бирде һәм фортепиано бүләк иттеләр. Минем өчен шундый зур бүләк булды ул, сүзләр белән аңлатырык түгел. Мин аның артына утырырга да курка идем. Клавишаларына ипләп кенә кагылам, тузаннарын сөртеп кенә торам... Ул һаман минем туган йортымда. Кызганычка каршы, миңа 12 яшь чагында әткәй мәрхүм булды. Ә бүләге әле булса аны хәтерләтеп тора. Әнием Аллага шөкер, әле исән-сау, 85 яше тулды. Берүзе кәштер-көштер яшәп ята.
- Лина, Сез җырчы булырга хыяллансагыз да, актерлыкка укырга киткәнсез. Ни өчен?
- Ни өчен?.. Мин тәүдә институтка җырчы булам дип килдем бит. Миләүшә Галиевна (Мортазина –авт.) тыңлап карады да: “Туганым, синең тавышың бик матур. Театрда андый тавышлар бик кирәк, шунда барырга кирәк сиңа”, - диде. Аның киңәшен тотып, юнәлешемне үзгәрттем. 1996 елда Салават театры өчен студия җыелды. Безнең җитәкчебез профессор, легендар актриса Гөлли Арыслан кызы Мәбәрәкова булды.
-Салават театрына барып җитмәдегезме?
- Уфада тугач, мин Уфамны ярата идем. Чит шәһәрдә эшлисем килмәде. Шулай да, дипломны Салават театрында алдым. Һәм шул ук елны башкалада “Туганлык” фестивале үтте. Һәр театрдан ике җырчы Уфага барырга һәм Гала-концертта җырларга тиеш иде. Фестивальгә сайланган җырны Салават Низаметдинов язган иде. Тавышымны ишеткәч, чакырып алды. Озак кына сөйләштек. “Син Уфада эшләргә тиешсең”, – диде. Шулай, аның фатихасы белән, Милли яшьләр театрының башкорт труппасына эшкә алдылар.
Телевидениегә, яңа җырлар белән таныштыручы “Премьера” дигән тапшыруга да чакырдылар.Мин анда “Упкын” җырын тәкъдим иттем. Шул җыр белән “Урал моңы” фестивалендә катнашып, 2нче урын алдым. “Юлдаш” радиосында “Ел җыры” да булды ул. Шул рәвешле, 90 еллар ахырында бик популяр җырчы булдым. Театрда да эшләдем, әмма тамашачы мине җырчы буларак ныграк таныды.
-Нишләп шул вакытта эстрадага китмәдегез икән?
- Мин театрдан китеп, ике ел Сибай филармониясендә эшләдем. Татар һәм башкорт халык җырларын башкардым. Күңел таләбем, һаләтем шундый булгандыр. Рәхәтләнеп җырладым. Эстрада җырларын яшьлегем белән дәртләнеп башкардым. Ә еллар үткән саен тормышыңа яңа күзлектән карый башлыйсың. Сынаулар, авырлыклар, югалтулар кичердем. Бәлки, шулар эз калдыргандыр.
-Әмма барыбер театрга әйләнеп кайткансыз.
-Әйе, тәүдә Яшьләр театрына кайтып бер ел эшләп алдым, аннан “Нур”га күчтем. Татар телен өйрәндем, татарча җырларга өйрәндем. Әнием - башкорт, әтием – татар минем. Балачактан башкортча сөйләшеп үстем. Театрга килгәч, үзем өчен татар телен ачтым дияргә була. Афәрим абый Акчурин белән халык җырларын өйрәндем. Әле дә ул миңа остаз буларак юл күрсәтә. Күп музыкаль серләрне чишә. Театр репертуарында концертлар күп булды. Аерым чыгышлар да, труппа белән дә. Тамашачы рәхәтләнеп йөри иде. Хәзерге заманда җырчылар, артистлар күбәйде. Сәхнәгә кемнең акчасы бар, шул чыга... Тик бу дөрес түгел. Юкка гына җырчы булырга 5 ел укытмыйлар! Багаж, музыкаль белем булырга тиеш.
Үземнең репертуарга җырларны бик җентекле сайлыйм. Араларында күңелгә үтеп кереп, бар булмышыңны айкап чыгара торганнары бар.
Шактый еллар элек “Гөлҗамал” дигән татар халык җырын яздырып, Интернетка куйгач, миңа Англиядән бер ханым хат язды. Хаты инглиз телендә иде. Тәрҗемә итеп укып гаҗәпкә калдык. Ул өч көн буе җырның тәэсиреннән чыга алмавын, ул җыр күңеленнән чыкмавын язган. Бәлки, аның ул вакытта күңел һаләте шундый булгандыр, ә бәлки ул бу җырны элекке гомерләрендә ишеткәндер. Ә кем белә? Кеше җанының берничә тапкыр тууына ышанучылар да бар бит. Чын җыр менә шундый сәләткә ия дип әйтәсем килә. Моң үтеп керү менә шул була.
-Театр артисты буларак ачып бетерә алдыгызмы үзегезне? Әллә соң Сез җырчымы?
-Чынлап әйтәм, 50 яшемә җитеп, мин әле булса бу сорауга анык кына җавап бирә алмыйм, икеләнәм. Гомер буе театрга хезмәт иттем, шул ук вакытта филармониядә дә эшләп карадым. Әле дә ниндидер эзләнү бара миндә һәм мин моны табигый хәл итеп кабул итәм. Чөнки кеше, бигрәк тә артист, гомер буе үз-үзен ачарга тырыша, камиллеккә юллар эзли. Бу катлаулы эзләнү юлында туктап калса, ул артист буларак үзен югалта. Шуңа да мин бервакытта да үз өстемдә эшләүдән, үземнең яңа якларымны ачудан, иҗат даирәмне киңәйтүдән, үсүдән туктамыйм. Бу миңа көч бирә, илһамландыра һәм куйган максатларыма ирешергә ярдәм итә.
Эльмира Ибраһимова әңгәмәләште.