“Туган тел”не җырладык.
«Кояшкай» балалар бакчасына сабыйларда татар мәдәнияте һәм традицияләре белән кызыксынуны үстерү, үз халкы өчен горурлык хисен тәрбияләү, туган як турында белемне арттыру максатларында "Зөбәрҗәт"татар халык фольклор ансамбле килде.
Сәлимова Зөлфирә Гайса кызы җитәкчелегендәге "Зөбәрҗәт" татар халык фольклор ансамблендә милли сәнгатебез асылын саклаучылар җыелган. Алар бездә кунакта булды.
Балкып торган милли костюмнар кигән артистларны балалар зур соклану белән каршы алды.
Тылсымлы көйнең беренче аккордларыннан ук барысы да татар мәдәниятенең гаҗәеп дөньясына чумды. Балалар рәхәтләнеп татар телендә җырлар тыңладылар, бергәләп музыкаль оркестр уйнадылар, татар телендә «Яулык салыш»лы уйнадылар, "Туган тел" җырын җырладылар.
Кунаклар балаларга татар халкының гореф-гадәтләре, башка кешеләрнең мәдәниятен хөрмәт итүнең һәм тынычлыкта һәм татулыкта яшәүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Безнең балалар бакчасына татар яулыгы бүләк иттеләр.
Без татар ансамбленә искиткеч бүләк һәм татар мәдәнияте турында күбрәк белү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәбез!
Мәчетле районы татарлары.
«Кояшкай» балалар бакчасы. Олы Ака тамагы авылы.