5 февраль – Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең туган көне (1918 -1999).
Бүген С.Юлаев исемендәге Республика бүләге (1972), РСФСРның А.М.Горький исемендәге Дәүләт бүләге (1982), ТРның Г. Исхакый исемендәге Язучылар берлеге бүләге (1994) лауреаты. Октябрь Революциясе, ике 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең туган көне.
Шагыйрь сансыз күп әдәби иҗат күчтәнәчләре, җырлар, шигырьләр, уйлый белгәненә гомерлек мирас калдырган.
Наҗар НӘҖМИ
КЫШ ҺӘМ ТӨН
Быел тагы мин кыш чыктым менә
Язгы көннәр шундый чагулар.
Яшәешкә безнең кереп калган
«Кышка керү» һәм «кыш чыгулар».
«Төн чыкканчы», дибез икән әгәр,
Димәк бездә төнгә керү бар,
Төн карасы һәм кыш салкынында
Үзенчәле гомер сөрү бар.
И җылылык, и яшеллек!.. Алар
Язга, җәйгә, көзгә бирелә.
Шул айларда кырлар, болыннарда
Кеше биле бишкә бөгелә.
Ул айларда «керү», «чыгулар» юк,
Төннәре дә кыска моң-көйле,
Тагы бер кыш чыктым... Җәйгә дә мин
Кереп чыгармындыр шикелле.
1997 ел
ТАТАР АКЫЛЫ
Татар акылы төштән соң
Әйтем
Мәңгелек хәл: көннәрнең дә
Иртәсе, төше була.
Аязмы ул, болытлымы, –
Төш аугач, киче була.
Татарның да таңнары бар,
Бар гомер иртәләре.
Әмма кайсы халыкны соң
Язмышы иркәләде?
Кояшы татар иртәсе!
Каплады сине болыт,
Ябырылды явыз дошман,
Әҗәлгә тиңдәш булып.
Ерткыч талаган кош йоны
Сибелгән кебек җиргә,
Таланып, татар, таралдың,
Сибелдең илдән-илгә.
Дәүләтсез дә, гаскәрсез дә
Калдың син, бөек милләт.
Ә бит дәүләтсез, гаскәрсез
Милләт йә кол, йә үләт.
Ни булды? Үз юлыңа син
Үзең салдыңмы йозак?
Башыңны ашадымы әллә
Үзара булган низаг?
Йөрәгеңдә сүнмәгән һич
Батырлык дигән ялкын.
Кирәк шул, кирәк «Берлектә –
Тереклек» дигән акыл.
Үткән белән бүгенгедә
Ялганмый торган ара.
Җәбердән һәм хурлыклардан
Йөрәктә канлы яра.
Әйе, булган татарның да
Таңнары, иртәләре...
Җимерелдеме соң бүген
Элекке киртәләре?
Бүген дә кояш чыкты, дип,
Уйланып торам иртән.
Татар акылы төштән соң...
Кайчан төш җитәр икән?