Мәдәни мохит
3 февраль 2025, 06:02

Сәхнәләрдә сайраштык!

Театральләштерелгән концерт программасы күңелләрдә калыр.

Сәхнәләрдә сайраштык!Сәхнәләрдә сайраштык!
Сәхнәләрдә сайраштык!

Театральләштерелгән концерт программасы күңелләрдә калыр.

 

 

Безнең арайон мәдәният йортында Иглин районы юбилеена багышланган искиткеч чара узды! Без туган як тарихының якты битләрен, аның үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләрне һәм җәмгыятебезне формалаштырган төп вакыйгаларны искә төшердек.

Мәдәният бүлегенә «Тарих битләре» дип аталган искиткеч ямьле узган театральләштерелгән концерт программасы өчен аерым рәхмәт белдерәбез. Ул безне үткән заман мохитенә алып керде, яңа казанышларга рухландырды. Бу чарага килгән һәм безнең белән мөһим бу көн шатлыкларын  уртаклашкан хөрмәтле кунакларга, ветераннарга һәм район хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт. Сезнең монда булуыгыз мондый вакыйгаларны тагы да әһәмиятлерәк итә!

 Илнар Диниев җитәкчелегендәге "Сандугач" татар вокаль ансамбле дә бәйрәмдә катнашып, тамашачыларга онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. Акбирде авыл советы  башлыгы Алмаз Арслановка һәм мәктәп директоры Гаяз Хәсәновка зур рәхмәт, - ди Акбирде авылы мәдәният йорты коллективы, "Сандугач" татар вокаль ансамбле әгъзалары.

Сәхнәләрдә сайраштык!
Сәхнәләрдә сайраштык!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас