Мәҗит Гафуринең мемориаль йорт-музеенда бүген үзенчәлекле чара узды. Анда Руслан Юлтаевның А. Абдразаков исемендәге “Башкортстан” киностудиясендә төшерелгән “Бетеү” нәфис фильмын карау, аннан соң режиссер һәм съемка төркеме белән очрашу, фикер алышу булды. Чара 18-24 гыйнвар көннәрендә узучы СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен "Музей атнасы" бөтенрусия акциясе кысаларында оештырылды.
«Бетеү» (12+) кыска метражлы нәфис фильмының тарихы нигезендә — 2022 елның җәендәге реаль вакыйгалар. Сюжет буенча героиня бердәнбер оныгын СВОга хезмәт итәргә җибәрергә теләми. Аны туктатыр өчен ул гаилә сакчысын — бетеүне тартып ала. Үз хатасын аңлап, хатын-кыз гуманитар ярдәм белән аны оныгына илтеп җиткермәкче була, ләкин бу алай ук җиңел булып чыкмый.
Ишембай районы Макар авылының матур урыннарында төшерелгән фильмда Башкорт дәүләт театры һәм Салават драма театры актерлары уйный.
- Мин бу вакыйганы ике ел элек Әбҗәлил районында яңа ел каникулларына баргач ишеттем. - ди режиссер Руслан Юлтаев. Килү белән бу хәлне ул Юнир Миңнебаевичка сөйләгән. Аңлашыла, бер еллык план инде төзелгән була. Әмма бераздан киностудиянең яңа фильм төшерергә мөмкинлеге булуы ачыклана.