Русиядә Президентның Мәдәни инициативалар фонды конкурсына гариза бирү кампаниясе дәвам итә. Гаризаларны 6 февральгә кадәр шәхси эшмәкәрләр, коммерция оешмалары, дәүләтнеке булмаган коммерцияле булмаган оешмалар һәм муниципаль учреждениеләр бирә ала.
Быелдан башлап иҗади проект авторлары 12 юнәлеш буенча гариза бирә ала: “Единство с судьбой России”, “Мы вместе”, “Нация созидателей”, “Многонациональный народ”, “Нравственные ориентиры”, “Крепкая семья”, “Наша сила в правде”, “На страже Отечества”, “Молодые лидеры”, “Страна возможностей”, “Культурный код”, “Место силы».
Конкурс яңалыклары арасында шулай ук махсус блок та бар, анда катнашучыларга гаризаның традицион 17 кыйммәтнең кайсысына туры килүен билгеләп үтәргә кирәк: кешенең тормышы, абруе, хокуклары һәм ирекләре, патриотлык, гражданлык, Ватанга хезмәт итү һәм аның язмышы өчен җаваплылык, югары әхлакый идеаллар, ныклы гаилә, иҗади хезмәт, рухи байлыкның матдидан өстен булуы, гуманизм, шәфкатьлелек, гаделлек, коллективлылык, үзара ярдәмләшү һәм хөрмәт, тарихи хәтер һәм буыннар дәвамчанлыгы, Русия халыкларының бердәмлеге. Иҗади проектлар авторлары гаризаны электрон имза белән имзалау мөмкинлегеннән файдалана алалар.
Бу хакта тулырак монда белергә була.