Башкортстанның милли герое Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерү буенча бәхәсләр тынмый.
Реставрация ни өчен кирәк, төзекләндерү өчен һәйкәлне постаменттан алу кирәкме, атлы батыр үз урынына кайчан кайтыр? Бу сорауларга җавапны “Мин кайтырмын!” документаль фильмы бирәчәк.
Фильмда Салават Юлаев ролен спортсмен Эльбрус Нигъмәтуллин башкара. “Башка рольләрне республика театрларының билгеле артистлары башкара”,- ди иҗади төркем җитәкчесе, автор Гәүһәр Батталова.
Картина нигезендә бихисап анализ нәтиҗәләре.
Фильмның премьерасы 21 гыйнварда 20.30 сәгатьтә БСТ телеканалында.
Фото: Ао ТРК "Башкортстан"