Бакалы районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитетның мәдәният учреждениеләре һәм социаль объектлары эше белән танышты. Ахман авылында төбәк җитәкчесе 1985 елда төзелгән мәдәният йортын карап чыкты.
Төбәк җитәкчесе 2020 елда әлеге бинаны тиешле хәлгә китерергә кушкан иде. 2022 елда «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә яңартылган учреждение иҗат коллективлары, авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен үз ишекләрен ачты. Мәдәният йортын реконструкцияләүгә республика бюджетыннан 6,8 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчалар биналарны, инженерлык челтәрләрен капиталь ремонтлауга, түбәләрне, тәрәзәләрне һәм сәхнәләрне алыштыруга тотылган.
Ахман авыл җирлеге – күренекле драматург, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Асанбаев һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан, атаклы «Кара генерал» Даян Мурзинның туган җире. 2017 елда Ахман мәдәният йортында районның танылган кешеләренә багышланган музей ачканнар.
Башкортстан Башлыгы музей һәм китапханә хезмәткәрләре белән аралашты, экспозиция һәм күргәзмәләрне карады.
Журналистлар белән әңгәмәдә төбәк җитәкчесе мәдәният учреждениесен ремонтлауның мөһимлеген ассызыклады.
- Фасад та, эчке эшләр дә тулысынча башкарылды. Бу лаеклы мәдәният йорты. Мин нәтиҗәдән бик канәгать, - диде Радий Хәбиров. – Бу урында районның атаклы кешеләре-Даян Мурзин һәм Нәҗип Асанбаев рухы белән сугарылган үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрә.