Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
10 гыйнвар , 09:37

Ике мәктәпкә Башкортстанның мәдәният эшлеклеләре исеме бирелә

Шул хактагы документка кул куелган инде. 

culture.ru
culture.ru

Мәдәният өлкәсендәге муниципаль өстәмә белем бирү учреждениеләренә Башкортстан Республикасының күренекле мәдәният эшлеклеләре исемнәре биреләчәк.

Бу хактагы карарга Хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров кул куйган.

Шул рәвешле, Белорет балалар сәнгать мәктәбенә рәссам, педагог, Бөек Ватан сугышында катнашкан Знот Артур Янович исеме биреләчәк.

Моннан тыш, Куергазы районының Ермолаево балалар сәнгать мәктәбе композитор, фольклорчы, музыка педагогы Айрат Миңнеәхмәт улы Кобагышев һәм рәссам, скульптор, монументалист, күп кенә халыкара проектлар авторы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев ордены кавалеры, Куергазы районының Мактаулы гражданины Өлфәт Миңнеәхмәт улы Кобагышев исемен йөртәчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: