Мәдәни мохит
30 декабрь 2024, 16:14

Иң сылу Карсылу

Гөлназның артист буласын тугач та юраганнар.

Иң сылу КарсылуИң сылу Карсылу
Иң сылу Карсылу

Гөлназның артист буласын тугач та юраганнар.


Яңа ел. Анда аяк баскан һәркемдә яңа өмет, ышанычлар, киләчәк елга якты хыяллар уяна торган чор. Нәкъ менә шундый көннәрдә безнең балачак хыялларыбыз сабый чакта күңелләребезгә кереп калган, бүген исә аларга – Яңа ел могҗизаларына ышану бәйрәм алды халәтебезгә кабат кайта. Нәкъ шушы көннәрдә Кыш бабай, Карсылулар белән урамда да, социаль челтәрләрдә дә еш очрашабыз. Ел саен шундый гүзәл Карсылуның берсенә аерым игътибар итеп килдем мин. Ә бу юлы аның белән сезне дә таныштырырга булдым. “Өмет”нең яңа елына Башкортстанның атказанган артисты, кабатланмас гүзәллеккә ия Карсылуларның берсе Гөлназ Биктимерова белән “Бисмиллаһ” әйтеп кереп барабыз...
– Гөлназ, Яңа туган 2025 елда синең “Нур”га килүеңә дә ике
дистә ел булып килә икән. Һәм син чираттагы туган көнеңне, һәр елдагыча, социаль челтәрләрдәге фотоларыңа комментарийларда әйтелгәнчә, дөньядагы иң чибәр Карсылу булып каршы алдың. Яңа ел төнендә дөньяга аваз салган зәңгәр күзле кыз артист булу өчен туган, димәк?
– Шулай булып чыга. Ә артист булу хыялымда да юк иде бит минем. Әйе, әти-әниемнең Яңа ел төнен аеруча ыгы-зыгылы иткән кеше мин – 31 декабрь төнендә туганмын бит. Туганмын да кычкырып та җибәргәнмен. Мине беренче булып кулына алган табибә: “Бу кыз артист булыр!”– дигән. Кем булды икән ул әүлия җан? Менә беләсе иде...
Мин Октябрьский шәһәренә терәлеп торган Мулла авылында үстем. Иң сәере шул: 11нче мәктәптә – татар гимназиясендә – урыс телле сыйныфта укыдым! Нигә алаймы? Белмим! “А” сыйныфында – татарлар, “Б”лар – урыс сыйныфы иде. Урысча фикер сөреп үстем. Нишләп әти-әни моңа юл куйгандыр... Бер вакыйга гына истә: балалар бакчасына бер көн барып кайттым да, мин сезгә “мама”, “папа” дип әйтәчәкмен, анда барысы да шулай диләр, дип белдердем. Каршы килүче дә булмады...
Өч яшьтән җырлый башладым. Мәктәптә гел җырлый идем. 9нчыны бетергәч җибәрмәделәр, 10-11не укы, Казанга укырга барырга әзерлән, диделәр.
Ә мин 9нчы сыйныфны тәмамлаганда Октябрьский музыка көллиятендә татар-башкорт фольклор бүлеге ачылган иде. Яныбызда буласың, дип, мине шунда укырга бирделәр. Дүрт ел укыгач, Казанга китәргә дип ниятләгән идем, әти авырып китеп, ул уйлар тормышка ашмый калды.
Мин үсмер вакытта ук Чакмагыш районының Әхмәт авылы клубында мөдир булып эшләүче Ләлә апамнарга кунакка барып, шул авыл сәхнәсендә җырлап йөрдем. Район конкурсларында Әхмәтнең данын яклый идем. Фәүзә апа Гасакирова (урыны җәннәттә булсын) махсус чакыртып, бу 1999-2000 еллар иде, мине Чакмагышка педагогик практикага кайтарды. Анда бер ел буе хореограф, фольклор бүлек җитәкчесе булып эшләдем.
Икенче җәйдә “Нур” театры өчен максатлы юллама буенча укырга төркем туплый башладылар. Шунда мин Гөлнур апа Усманова һәм Искәндәр Әхмәтвәлиев белән таныштым, алар Чакмагышка сәләтле яшь кадрлар эзләп килгән иде. Мине җырлатып, биетеп карадылар да, билгеле бер көнне “Нур”га килергә чакырып киттеләр. Уфага җыелгач, безне, 10 яшь кешене, анда укырга тиеш булганлыктан, 13 августта Казанга алып киттеләр.
...Егетләр-кызлар кайнаша, ниндидер этюдлар әзерлиләр, диделәр. Тәмам аптырадым. Мин андый-мондыйны белмим дә, әмма җырлый беләм.
Мин ул көнне сәгать 11гә вокал бүлегенә дә имтиханга барып өлгерергә тиеш идем, шуңа икенче булып беренче имтиханга ашыгып кереп киттем.
Мин нык куркак идем. Имтиханга ашыкканга гына икенче булып кереп киткәнмендер инде. Барып керсәм, олы бөтен комиссия утыра. Ничә кеше утырганын да белмим, күзгә берни күренми. Әһә, әнә Марсель Сәлимҗанов (без аның соңгы курсы булдык). Кайдадыр Шамил Закиров утыра. “Шундый приятный бабай” дип карап куйдым. Аннан ниндидер җылылык бөркелә иде.
Шигырь сөйләргә куштылар. Уйлап тору юк, телгә ни килде, шуны сөйләп киттем. Мин, Әнгам Атнабаевның һәр шигыренә гашыйк кеше буларак, тоттым да бөтенләй икенче автор әсәрен сөйләп җибәрдем. Ул шигырьне искә төшереп, еллар узгач та, нишләп аны сайладым икән, дип аптыраган чакларым булды. Шигырьне укып бетердем. Шуннан Марсель абый “Җырлыйсыңмы?” дип сорады. Әйе, дидем. Ул миңа ике адым арткарак басарга кушты. “Җырла!” дигәч, тиз генә нәрсә җырларга да белмисең бит. Ул да түгел, үзем дә сизмәстән җырлый башладым.
Йолдызларга йолдыз атылганда...
Әһә, җырлыйм! Әһә, сүзләрен беләм! Әһә, мин бит Галия-Заһир дуэтын башкарам икән... Үзем җырлыйм, үзем уйлыйм, үзем ни булып бетәр дип уйлыйм, тегеләрне дә күзәтәм. Җырлап бетердем. Марсель Хәким улы “булды”, диде. Шунда гына Искәндәр Рәүф улын күрдем. Ул минем сораулы карашымны тотып алды һәм кулы белән “бар, чык” дип ишарә ясады.
Чыгып киттем дә, “бетте” мин әйтәм, алмадылар инде дип, коридордан китеп барам. Шунда Салават абый Фәтхетдинов очрады. Ә ул мине укытучыбыз аша белә иде.Салават абый Казанда укыган, ә аларның укытучысы безне дә укытты. Ул миңа: “Син театр буенча китәргә тиешсең, син – лирик героиня”, дип әйткән иде. Якташны очрату минем өчен зур бәхет булды. Мин ни, “Үтмәдем бугай, вокалга китәм инде”, димен. Салават абый: “Сиңа нигә вокал, монда җырын да өйрәтәләр, актерлыкка да”, – дип, “акылга утыртып” алды.
Нәкъ шул вакытта Ринат абый килеп чыкты: “Алабыз, героиня, безгә укырга керә”, – ди. Мин – бер аңа, бер – Салават абыйга карыйм, ни булганын аңлап та бетермим әле ул чакта... Шулай укырга кереп киттем, шундый ерак максатыма ирештем.
Мин болай да яңалыклар, ачышлар яратам. Һәм менә ул – яңа киңлек мине үз колачына алды!
– Ә вокал бүлегендә сине көткәннәрдер бит?
– Икенче көнне Венера Ганиеваны очраттым. “Нишләп
килмәдең, мин син килә дип, бөтен комиссияне тоткарладым”, –диде.
Ә аның белән очрашу болай булды: Венера ханым мине коридорда “Кыр казлары” җырын җырлап торганда күреп калган. Каушаудандыр, мин имтиханда аны онытып, спектакльдән җыр башкардым бит инде. Ә Венера апа мине бер студентына ияртеп, соңлаган булсам да, документларымны кабул иттерткән иде. Актерлык бүлеген сайлаган булсам да, “Ике ай вакытың бар, уйласаң, күчәрсең”, диде. Ике ай узгач, мин аны тагын очраттым. “Ничек хәлләр, уйламадыңмы?”– диде. Мин аңа өздереп: “Юк, миңа уку ошый, күчмим”, – дидем. Профессор кадәр профессор синең хәлеңне белешсен әле! Мин бу игьтибарны әле генә аңлап бәялим.
Менә бит ничек килеп чыкты – Марис Нәзиров сүзләренә Фәүзә Гасакирова көй язган “Кыр казлары” вокал өчен әзерләнгән иде, ә үзеннән-үзе агылып чыккан “Галия-Заһир дуэты” актерлыкка алып кереп китте.
– Нур театрында эшли башлау тарихы шул юллама белән укуга бәйлеме,
Гөлназ? Яшь актерларны театр ничек каршы алды?
– Әнә шундый остазларда укуым мине күп сынаулар алдында
калганда уйланырга һәм театрда эшкә калырга көч бирде. Алгарак китеп әйтсәм, монда кайтып эшли башлаганда гына мине Айдар Галимов үз студиясенә эшкә чакырды. Эстраданы да яратам. Әмма концерт группасының гастрольләре еш булу сәбәпле, мин театрны да, эстраданы да бергә алып бара алмый идем. Инде барысын да хәл иттем, театрдан китәм, дип йөргәндә бөтен эчке дөньям актарылып, салынган тырышлык, уңышларым бер шаукым булып кысып алды һәм мин гримеркага кердем дә үксеп еладым һәм... театрда калдым.
Мин бу адымым өчен үкенмәдем. Чөнки инде 2нче курста укыганда ук Г. Камал театрында кырым татарлары пьесасы “Арзык кыз”да (җырлый торган роль) дубльдә идем. Фәрит абый миңа роль бирде. Кырымнан режиссер Әхтәм Сеитаблаев (хәзер ул – кино актеры) спектакль куйды. Мин әле тулышып кына килүче яшь кыз, ә хореограф Сәлимә апа Әминева миңа ябыгырга кирәк, ди. “Кирәк” булгач, кирәк инде! Атна буена ашамадым. Матур буласы килә, уйныйсы килә бит. Әтиемнең апасы нәкъ шул көннәрдә Камал театрында барган күргәзмәне күрергә килгән. Миңа карап торды да: “Син ашадыңмы?” – ди. “Ашадым”, димен. Тагын нидер әйтергә идем, тик шунда һушымны югалтып егылганмын. “Терелттеләр” инде мине. Аннары апа мине һәр көнне “пара”ларга иртәнге ашны ашап барырга мәҗбүр итте. Ә спектакльдә мин барыбер уйнадым! Аның өчен миңа премия дә бирделәр әле. Беләсезме, ул нинди премия иде? “Өмет” премиясе иде ул! Минем беренче премиям “Өмет” булды!!!
- Сәнгать өчен шундый корбаннарга әзерсең, димәк, Гөлназ... Синең
арытаба үсеш тагын да кызыклырак кебек, диплом спектакле ничек үтте соң? Якыннарыңны чакырдыңмы?
– Без монда “Туйга ничә көн кала” дигән спектакльне алып
кайттык. “Нур”ның зур залы безнең группа эше белән ачылды. Илгиз Зәйниев аны безнең өчен үзебездән алып язды. Андагы геройларның прототиплары – без! Фәрит абый сәхнәдә репетиция уздыра тора, Илгиз яза торды. Компьютер заманы иде бит инде.
Диплом спектакленә әти белән әнине чакырдым. Сәхнәгә чыкканда карыйм, әти башын иеп утыра. Аптырадым. Ни уйларга да белмәдем бит инде. Шуннан әнидән сорадым. Ул минем өчен борчылып, карармын да, Гөлназ сүзләрен онытыр дип, мин чыккан сәхнә күренешләрендә шулай гел аска карап утырган икән! Ә ул үзе – бик шаян кеше. Әтиемә – 71, әниемә 66 яшь тула. Әнием Чакмагыш районының Тамьян авылыннан, әти Туймазы районының Тукмак-Каран авылыныкы. Әни Туймазыга тегүчелеккә укырга килгәндә танышканнар. Әни: “Әтиең мине йөргән чакта кайларга гына алып бармады”, – дип көлеп сөйләде бер. Сахалинга, Мәскәүгә, диңгезгә алып барырмын, минем кассада акчам бар, дип әйтә иде. Шоколад алып килә иде, ди. Әни бервакыт арзанлысын алдымы икән, кыйммәтлесенме, дип барып караган, кыйммәтлесен алган булган. Без, хатын-кызлар, шундый инде...
Әнинең туган якларында еш кунак була идек. Энем Булат киленебезне дә Тамьяннан алды. Ике энекәшем бик газиз, алар да мине бик якын дус итеп күрә. Минем гаиләм – иң якын, кадерле кешеләрем алар.
– Актер булыр өчен уку, осталыкка өйрәнү генә җитми, ниндидер эчке сиземләү, сәләт кирәк, моның белән килешәсеңме? Чын актер булу җиңелме?
– Актер үзе булып кына кала алмый. Ул һәр героеның тормышын, язмышын үз йөрәге аша кичереп, кайдадыр шәхси язмышына параллельләр үткәреп, яшәп үтәрлек булса гына уңышка ирешә ала. Актерлык – ул гомер буе иҗат итү, үз өстеңдә эшләү. Менә мин шул яклап үзебезнең бик бәхетле театр булуыбызны ассызыклыйсым килә. Безнең Сәвия апабыз бар! Мин аңа сокланам. Аның хәтере шулкадәр яхшы! Ә дөрес фикер йөртү сәләте нинди көчле! Аны белү, аның белән бергә эшләү – шулкадәр зур дәрәҗә! Премьералардан соң һәр актерга килеп, үзенең тәнкыйть сүзләрен, теләкләрен әйтә. Һәркайсыбызга үз балаларына карагандай карый.
Аннары, Афәрим абыебыз бар! Аның янына кереп бер җыр гына җырлап чыгасың, шуңа күңеле булып, елап та ала ул. Егетләр кебек пөхтә киенеп йөри. Иртүк эшкә килә, көне буе иҗатта.
Артист булу җиңелме, дигәннән. “Артист эше җиңел – киенәсең дә, грим ясыйсың да чыгасың”, – ди иде әти. Бер Яңа елда мин аны Кыш бабай итеп киендердем. Бераз йөргәч: “Уф, кызый, мең картайдым”, – дип чишенеп ташлады.
Артист һөнәре читтән генә бик җиңел күренә ул. Ул, чынлап та, зур рухи корбаннар, тырышлык сорый.Үзең башкарган образга карата бик тирән хөрмәт, ышаныч таләп итә. Артист тудырган һәр образ – артист өчен имтихан ул. Һөнәреңне яратсаң гына бөтен авырлыкларны уйламыйча, яки кат-кат уйлап үтәсең. Артист һөнәре – искиткеч авыр хезмәт. Көн дә уйнаган актерларны кызганам. Арыта бит ул. Кызлар күп бездә, ә егетләр җитми. Аларга менә авырлык төшә.
– Гөлназ, быел синең актерлык язмышың егерме еллыгын тутыра. Казанда синең бик өметле перспективаң була торып та, син кайткансың. Нинди көч сине туган якка тартып кайтарды икән? Ул вакытта театрны ташлап китү теләге тумадымы?
– Дөресен әйткәндә, Казанга беренче ике елда мин өйрәнә
алмадым. Нык сагындым! “Фәрит абый икенче якка караса, Гөлназ Октябрьскийга чаба”, дип көлә иде курсташлар. Укуны тәмамлауга, безгә героиня кирәк, Казанда кал, дип тәкъдим иттеләр. Мин дә ул вакытта инде Казанга үлеп гашыйк идем. Һәр урында татарча сөйләм минем күңелемне арбап, аңымны иркәли иде. Ә мин максатлы юллама белән булгач, кайтырга тиешмен дип уйладым, акча түләтәбез, дип тә куркытып куйдылар, җитмәсә. Аннары, әти-әниемне шулкадәр сагына идем. Өч тәүлек нык уйланып йөрдем. Ничек индеКазан хәтле Казанны калдырып китәргә?!. Кала алмыйм, дидем... Әниләр ерак, дидем... Мин туган өйне бик сагына идем! Кайттым. Аннары дүрт ел өйрәнә алмыйча, урын таба алмыйча интектем. Кире Камалга китәргә дә уйлаган идем...
Режиссерлар, үзегез эләккән мохитне кабул итәргә өйрәнегез, чагыштырмагыз, дип өйрәтсә дә, мин театрны тиз генә кабул итеп бетерә алмадым. мин үземә урын таба алмадым. Нык өзгәләндем, бәргәләндем. Ярый Фәүзә апа белән Марис абый (урыннары җәннәттә булсын) ул вакытта миңа нык терәк булдылар. Аннары эстрадага кереп киттем, җырлар яздырып, үземә юаныч таптым. Казанда шундый остазларда укуым мине күп сынаулар алдында калганда уйланырга мәҗбүр итеп, театрда төпләнергә көч бирде.
– Гөлназ, син “Нур”да көтеп алынган, нәкъ шул лирик героиня
буларак күп, төп рольләрне уйныйсың. Амплуаң киңкырлы. Син 5-6 яшьлек кызны да уйныйсың, 70 яшьлек әби ролендә дә ышандырасың. Әлеге вакытка хыялыңда берәр уйналмаган роль бармы?
– Әле дә тамашачы алдына зур дулкынлану белән чыгам. Зур
рольме, кечкенәме – мин барысын да яратып кабул итәм. Эш аның масштабында түгел. Мин инде героиняларны күп уйнадым, төрле амплуада булдым. Әни мине эшне эшлисең икән, җиренә җиткереп эшлә, дип өйрәтте. Шуңа нинди роль бирсәләр дә мин йөзеп уйнарга тырышам. Ә киләчәктә ниндидер миңа хас булмаганны уйныйсым килә.
– “ Кояшлы якка чык”та нәкъ шундый сиңа хас булмаган, капма-
каршылыклы образны ачтың кебек, Гөлназ. Ул бүген дә күз алдында тора. Синең образда аның эчке, тапталып бетмәгән сафлыгы, яшерен өзгәләнүләре чагылды.
– Шулай дисезме? Димәк, мин аны эшләп җиткергәнмен, үземнең максатыма ирешкәнмен. Мин Сафыяның уңай якларын алга чыгарырга тырыштым. Ул да юктан гына нәкъ шундый туташка әверелмәгән бит. Сабый дөньяга гөнаһсыз җан булып туа. Аны әти-әнисе дә начар ният белән тудырмый. Ниндидер сәбәпләр шул катлаулы юлга чыгарган.
– Һәм ул образны шулай җиренә җиткереп ачу сиңа шактый катлаулы эш булды кебек.
– Бик зур сынау булды ул миңа. Мин бит бакчага киткәнче нәнәй,
картәти белән үстем. Беренче догамны да әбием өйрәтте. Ул гына да түгел, бермәлне мин дингә тартыла башладым. Мин мәдрәсәдә дә укыдым бит әле. Башлангыч сыйныфларда укыганда әбиемнең намаз укуын карап утыра идем, шул миңа ошый иде. Бөтен дөньядан аерылып тора иде ул. Сәламәтлеген дә сәбәп итмәде, уразасын да тотты. Нәнәем мөәзин кызы булган. Бабам чукындырудан качкан татарлардан. Минем зәңгәр күзләрем, сары чәчләрем – бабамнан мирас ул. Ул шундый матур, моңлы итеп җырлый иде... Ә әти дә, әни дә җырламыйлар.
Мин әбием өйрәткән ул догаларны еш кабатлыйм. Гади кеше моны аңламый. Ә мине нәнәем күз тиюдән сакланырга дип шулай өйрәткән.
– Гөлназ, төрле яшьтәге героиняларны уңышлы уйнавыңа ишарә ясавым очраклы түгел. Аның өчен бит буй-сын һәм йөз сылулыгы язылган образга тәңгәл килергә тиеш. Матурлык һәм яшьлек сере белән уртаклаш әле.
– Күпләр аны генетика, диләр. Минем әти-әниемә дә үз яшьләрен биреп булмый. Тышкы матурлык эчтән чыга. Начар энергияң бар икән, ул йөзеңә чыга. Матур булу өчен яхшлыкны күрә белергә кирәк. Ә мин догалар укып, һәр көнне сөенеп кабул итәм. Никтер, ноябрь аен яратмый идем мин. Хәзер аны да ярата башладым – энекәшемнең туган көне ноябрьдә бит.
Артист һәркемнең күз уңында. Матурлык, сәнгать өләшүче кеше үзе дә күркәм булырга тиеш. Шуңа үземне карыйм, затлы кремнар кулланам, косметологларга йөрим. Үзеңне карау – акча туздыру түгел, ул үзеңнең киләчәгеңне инвестицияләү. Монысы тышкы йогынты, әлбәттә, ә иң мөһиме – эчтән!
– Бүгенге театрның үзенчәлеге нидә кебек, Гөлназ? “Нур”да премьера артлы премьера чыга. Ничек өлгерәсез, дип сорыйсым килә. Үзең дә аллы-артлы ике премьерада уйнадың. Соңгысын, “41нең көзе”н дә, тамашачылар уңышлы дип бәяләде.
– “Нур” театрының үзенчәлеге шундадыр – аңа тормышчанлык хас. Репертуарыбыз да даими яңартылып тора. Ә Рим абый Хәсәнов әсәре буенча куелган “41нең көзе” бик тирән эчтәлекле эш булып чыкты. Рим абый белән мин әле генә таныштым бит. Хәлбуки, кечкенәдән “Кышкы серенада” дип аталуын белмичә, ул җырны “Рим Хәсәнов” дип җырлап йөри идем. Чөнки радиодан башта Рим абыйның исеме әйтелә иде, ә мин, сабый өчен, иң мөһиме шул булган. Рим Мәхмүт улы бу эшебездә драматург буларак катнаша. Анда аның җырлары да яңгырый. Әсәр булган хәлләргә, хатирәләргә таянып язылган.
Әсәре әзер булгач, режиссер Зиннур Сөләймановка чыккан. Ул исә, безнең белән хезмәттәшлек иткән режисер буларак, янә бездә тукталган, “Нур”лылар җиренә җиткереп уйнар, дигән. Бу эш үткән сезон ахырында башланган иде, күпләрнең “Тау” спектакленә җәлеп ителүе сәбәпле, сузылып килде.
– Гөлназ, бу сөйләшүне шул “Тау” биеклегендә тәмамларбыз. Ул – Лена. Шәфкать туташы.Әсәрдә ул юк. Юктан бар булган бу образ нинди һәм кемнең иҗат нәтиҗәсе?
– Лена – бик кызык язмышлы героиня булып чыкты. Әсәрдә бит
Ләлә образы гына чагылып китә. Режиссер Айдар Җәббаров аны тулысынча минем фантазиямә тапшырды һәм шул минутларга сыярлык кына итеп образ тудыру бурычын куйды. Моның өчен мин сугыш темасына бик күп китаплар, истәлекләр укыдым, блокадалы Ленинград тарихы, сугыш чорында хатын-кызлар, яралылар язмышына кагылышлы әсәрләр белән таныштым. Шуннан чыгып, Лена образы туды. Ә ул итек белән булган хәл – аерым бер тарих.
Ул күренештә Лена югарырак менеп утырырга тиеш бит. Минем буй бәләкәй, булгач, итек төште дә китте. Уйлап та тормыйча, “Ой, сапог потеряла!” дидем. Барысы да уянып киттеләрмени, көлә башладылар! “Хәзер эләгәчәк миңа!” – дип уйлап куйдым. Бу көн шулай үтте. Икенче көнне дә бу хакта сүз күтәрмәде режиссер. Аннары гына, “бәлки, бу “сапогны” калдырырбыз”, ди. Мин әйтәм, эчтән кат-катлап оекбаш киярмен, төшермәм, димен. Ничек булса, шулай булыр, төшсә – төшә,төшмәсә – юк, диде Җәббаров һәм фатыйхасын бирде.
Миңа ул өлештә иң мөһиме – сүзләрне дөрес әйтергә кирәк. Ә итек тагын үзе төшеп китте. Мин аны ясалма килеп чыкмасын, дип, төшмәве хәерле, дип, уйлап әзерләндем. Ул үзенән-үзе тагын төшеп китте, шулай килеп чыкты. Күпләрдә ул кызыксыну уятты. Марҗа кызын уйнасам да, анда мин үзебезнең асылыбызны кертеп җибәрдем: “Вы же татарин?” – димен. Бу да образны баету өчен әйтелде. Нәтиҗәдә, режиссер минем Лена образы өлешендә бер генә сүз әйтергә кушты, ул да булса – “Какой настырный!” Шул сүзем Ленаның менталитетын ачты, ул замандагы Ләлә алай дип әйтә алмас иде, аны фәкать Лена гына әйтә ала иде һәм әйтте. Сер итеп әйткәндә, әзер әсәрләр буенча гына эшләү, шаблоннарга утыру актерны ялкаулыкка этәрә. Иҗат булырга тиеш! Шул вакытта гына үзеңә генә хас образ чыга. Менә җырчылар да сүзләрнең ахыргы иҗеген я дөрес әйтмиләр, я әйтеп бетермиләр. Алай ярамый. Ә спектакльдә театрда андый фальшка юл куелмый. Театрда белемлеме ул, укырга яратамы, юкмы – барысы да үтәли күренә. Чөнки актер гомере буе үзе өстендә эшләргә тиеш.
Шулай итеп, “Тау”дагы Ленамны йөзеп уйныйм. Шулкадәр яратырмын дип бер дә уйламаган идем! Үземнең йөрәгем аша туды, бәлки, шуңа да үзгә бер кадерледер ул миңа.

– Гөлназ, ә менә Карсылу образы сиңа тумыштан
бирелгән, дисәк, һич арттыру булмас.
– Карсылу булып киенеп, кешеләргә, балаларга шатлык, бүләкләр өләшү үземә дә нык ошый. Төрле социаль учреждениеләрдә чыгыш ясап, тирән дулкынлану белән кайтабыз. Яңа ел алдыннан да театр актерлары бәйрәмчә киенеп хосписта булды. Барын да уйлап, кешеләргә Яңа елда сәламәтлек, иминлек. якты көннәр телим.
– Гөлназ, йөрәк серләрең белән бүлешүең өчен рәхмәт. Яңа ел сиңа
сәламәтлек, яңа уңышлар алып килсен!

 

Әңгәмәдәш – Алсу Гәрәева.

 

 

Иң сылу Карсылу
Иң сылу Карсылу
Иң сылу Карсылу
Иң сылу Карсылу
Иң сылу Карсылу
Иң сылу Карсылу
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас