Мәдәни мохит
19 декабрь 2024, 08:15

Сәхнәдә - яшь талантлар

«Юлдаш Рlus» милли яшьләр фестиваленә йомгак ясалды.

Сәхнәдә - яшь талантларСәхнәдә - яшь талантлар
Сәхнәдә - яшь талантлар

«Юлдаш Рlus» радиосы - күп алып баручыларның һәм яшь җырчыларның канат ныгыткан зур иҗади мәйдан. Ул 2014 елдан алып эшли. Көн дә туры эфирлар алып барудан тыш, радио коллективы ел да һәр айның хит-парад җиңүчеләрен бер сәхнәдә җыя. Соңгы биш елда концертта сәләтле яшләргә төрле юнәлештәге номинацияләр тапшырылды.

Быел радионың йомгаклау чарасы «Юлдаш Plus» Милли яшьләр фестивале буларак үтте. Ул Республика Башлыгы гранты ярдәмендә оештырылды. Фестиваль- Башкортстанның иң зур музыкаль вакыйгаларының берсе. Тамашада төрле юнәлештә иҗатчы яшь сәләтләргә номинацияләр тапшырылды, радионың хит-парад җиңүчеләре чыгыш ясады. Тамашачы арасында Iphone 16 уйнатылды. Проект туган телендә иҗат итүче яшь сәләтләрне ачуга юнәлтелде.

11 ноябрдә фестивальнең гала-концертында чыгыш ясаучылар ачыкланды. Түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде: «Ел җырчысы»- Динара Галләмова , «Ел җыры» - ВABY TI, «Ел ачышы» - Азат Ходайголов , «Ел төркеме»- Бишбармак оркестры, «Ел дуэты»- Ирдан һәм Илнар Ганиев, «Ел блогеры»-Физәлия Вәлиева, «Ел композиторы»- СКАНИ, "Ел Сниппеты" -Ilgizmo, «Ел аранжировщигы» - Илнар Ганиев, "Ел шагыйре" - Айгөл Ямилова, "Ел каверы" - Ян Лира, "Ел инструменталисты" - Юлай Касимов, "Иң актив яшьләр оешмасы" - Яшь якташлар берлеге. Арытаба катнашучылар радионың туры эфирына, концертларга чакырылачак, җырлары даими радиода яңгыраячак.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас