Русия Президенты Владимир Путин туры эфир барышында үзенең кайвакыт оныклары белән әкиятләр һәм риваятьләр буенча төшерелгән фильмнар каравын әйтте.
Президент бүген бу жанрларның яңадан тергезелүен уңай бәяләде. “Мин үзем дә кайчак нәниләрем белән аларны рәхәтләнеп карыйм, - диде ул. -Җәмгыятьнең шундый берләштерүче күтәрелешен исәпкә алып, әлбәттә, тарихи фильмнар, безнең әкиятләр, риваятьләр дә бик мөһим.
Ул боларны Арктика зоналарында һәм Котыпта ике меңгә кадәр кеше яшәүче торак пунктларда заманча кино заллары булдыру үтенече белән мөрәҗәгать итүченең соравына җавап биргәндә әйтте.
Путин Арктика зонасында дәүләтнең ташламалы ипотеканы 2 процент дәрәҗәсендә саклап калуына игътибар итте. Кешеләр төньякта яшәргә кала икән, димәк, аларның ялын да оештыру мөһим, дип билгеләде Владимир Владимирович.
Фото: “culture.ru”