Мәдәни мохит
16 декабрь 2024, 09:49

Тартыла күңел, тартыла

Туып-үскəн якларга.  

Тартыла күңел, тартылаТартыла күңел, тартыла
Тартыла күңел, тартыла

Туып-үскəн якларга.

 

Əйдə, иркəм! Бик сагындым,

Кайтыйкчы туган якка.

Син җыярсың ак чəчəклəр,

Мин үрермен такыя.

Кайнар кочагыңнан чыкмам,

Күзлəреңдə – күзлəрем.

Иңлəрбез дə, буйларбыз да

Мəхəббəт диңгезлəрен.

"Чаука"дагы каеннарны

Кочар идем сарылып;

Каенсарлар ел буена

Көткəннəр бит сагынып.

Җыярбыз парлап яланда

Татлы-сусыл җилəклəр.

Хис-тойгылар дулкынында

Җитез тулыр чилəклəр.

Кичектермик! Əйдə, барыйк,

"Яшьлек" тугайларына.

Бəхет кенə телəп сайрар

Җырчы тургайлары да.

Тамьяныбыз урамнарын

Урарбыз хозурланып.

"Матур пар!" - дип, авылдашлар

Калырлар горурланып.

...Тартыла күңел, тартыла

Туып-үскəн якларга.

Чыгып йөгерердəй булам,

Бик сагынган чакларда.

 

Ясирә Нәбиева. Чакмагыш районы.

Фото:

m.realnoevremya.ru

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас