Рим Хәсәнов әсәре буенча...
Ул куркыныч көннәрне уйласаң, йөрәк сыкрап әрни башлый. Миллионлаган кешеләр гомерен, шулар арасында картәтиләребезне, абыйларыбызны, авылдашларыбызны, ватандашларыбызны, сансыз күп балаларны, бер гөнаһсыз, самими сабыйларны, нарасыйларны, әниләрне, кешеләрне юк иткән ачы сугыш елларын искә төшерү ифрат авыр... Әмма кешелек хәтер белән яшәргә тиеш. Бүгенгесен бәяләр өчен тарихын белергә тиеш. Кешелекнең гасырлар буе дәвам иткән тарихында халкыбызның аянычлы язмышы томлап язылган әсәрләргә дә сыеп бетә алмас иде. Шуңадыр, мөгаен, башыннан-ахырына кадәр бәян иткән бер әсәр дә юк. Аның бер генә өлеше дә томнарга салырлык, шундый тетрәндергеч, авыр, катлаулы.
Кешелек язмышына төшкән сугышлар, инкыйлаблар, аннан тыш газап-сагышлар, югалтулар, чарасызлык, ачлык, ачы хәсрәт-кайгылар... Иң куркынычы - кешелек өчен, әлбәттә, сугыш. Сугыш - ул адәм баласы уйлап чыгарган иң зур трагедия. Бөтен дөнья халкын зар елатырлык ачы трагедия. Ул һәрвакыт кайгылар, югалтулар, күз яшьләре, канкоеш, уңалмас җан һәм тән яралары, тетрәнүләр һәм бернинди чагыштыру кысаларына сыймаслык сынаулар, сындырган һәм сындыра алмаган сынаулар алып килә...
Иртәгә “Нур” театрында тамашачыларны шул эмоцияләргә кайтарыр сәхнә әсәре көтә. Рим Хәсәновның "41-нең көзендә" драмасы ил тарихындагы иң аянычлы чорларның берсеннән башланып, вакыйгалар тыныч тормышыбызны тәшкил иткән көннәргә барып тоташа, диләр. Яңа әсәр тамашачыны битараф калдырырмы? Барысы да аны күтәрә алырмы? Иртәгә, “Нур” театрында очрашканга кадәр.