Уфада 12-14 декабрьдә VI Бөтендөнья башкортлар корылтае узды. Шул уңайдан башкорт халкының талантлы улы М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының әйдәп баручы артисты, Башкортстанның атказанган артисты, популяр җырчы, режиссер Илнур Локманов белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Г. Әлмөхәмәтов исемендәге республика гимназия-интернатында «Ялкын» театр түгәрәге җитәкчесе һәм «Корыч» халык ижаты коллективының художество җитәкчесе дә булды ул. Моңа өстәп, М. Искужин исемендәге 136нчы башкорт лицеенда һәм Р. Бикбаев исемендәге 102нче башкорт гимназиясендә иҗади түгәрәкләр дә оештырган иде. Берничә ел элек алардан китеп, үзенең “Табын” халык иҗаты коллективын ачып җибәрде. “Кеше-энерджайзер” дип атарга да буладыр аны. Ул һәрвакыт эзләнү һәм үсеш юлында.
- Әйе, чыннан да 15 ел буе алда санап үтелгән мәктәпләрдә дә, БДПУда да эшләдем.Ә инде 2021 елда алардан киттем, чөнки үземнең шәхси театрымны ачтым. Республика халык иҗаты үзәгендә нигезләнә. Анда күпмилләтле балалар шөгыльләнә. Урыслар, башкортлар, татарлар, чуашлар... Һәм безнең барыбызны да сәхнә иҗаты берләштерә. Һәм бер ызык күренеш: урыс балалары да анда башкортча сөйләшә башлады. Дөрес аңлагыз, аларны беркем дә мәҗбүр итми. Алар минем белән русча сөйләшәм, алар минем белән –башкортча. Үзләренә кызык. Сәхнә алымнары аша аларны кызыктыру юлын тапканмындыр.
Моннан тыш, “Күңел күзе” инклюзив театрында иҗат итәм. 1965 елдан бирле эшләп килә ул. Сукырлар оешмасы тарафыннан оештырылган. 50 ел уйнап йөргән әбиләр һәм бабайлар бар анда. Ике ел элек шул театрның балалар студиясен ачтык. БР мәдәният министры Әминә Ивний кызы Шәфыйкова инициативасы буенча ачылды ул. “Социум” дигән әйбер бар бит инде. Сәламәтлеге чикле үзенчәлекле балалар белән сәламәт балаларны аралаштырып, бер җәмгыятьтә яшәргә өйрәтергә, аларны бертигез итеп күрергә тиешбез. Без шул балалар белән белән “ Бишкә тиклем саныйм” спектаклен куйдык. Яңарак кына Республика Башлыгы грантына тәгаенләнгән “Адашкан уйларымда” (“Внутри себя” ) спектаклен эшләп чыгардык. Анда хәзерге тормышыбыз сурәтләнә. Гаиләгә,әти-әниеңә, туган-тумачага, илеңә мөнәсәбәт турындагы психологик спектакль килеп чыкты. Ә алдагы планнарга килгәндә декабрь башында “Бремент музыкантлары”. балалар мюзиклы күрсәтеләчәк. Ә март аенда әбиләр- балайлар белән .Н. Гаетбайның “Аты барның дәрте бар” комедиясен куярбыз дип торабыз.
– Башкортстанның бөек батырлары Миңнегали Шәйморатов, Александр Матросов һәм Муса Гәрәев турында масштаблы яңа проект өстендә эшли башладык” дигәнсез бер әңгәмәгездә. Ул проект дөнья күрдеме?
–Без аны күппрофильле колледж студентлары белән эшләргә тиеш идек. Тик карантин башлану сәбәпле студентлар дистанцион укуга күчте һәм нәкъ башта уйлаганча китереп чыгара алмадык. Әмма минем авызыма алганны эшләми калганым юк. Чын ир-егет вәгъдәсен үтәргә, әйткән һәр сүзен эшләргә тиеш дип саныйм. Без “Күңел күзе” инклюзив театрының өлкәннәр һәм балалар составы һәм “Табын” халык иҗаты коллективы белән бергәләшеп “Сугыш балалары. Истәлекләр" дип аталган спектакле чыгардык. Ул сугышның никадәр гаделсез һәм мәрхәмәтсез була алуын балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән балалар язмышы аша күрсәтә.
-Илнур, Сез актер буларак дәүләт театрында да эшлисез, эстрада өлкәсендә дә танылган җырчы. Барысына да ничек өлгерәсез?
-Әгәр кешенең күңелендә сафлык, ихласлык бар икән, халкына, киләчәк буынга ышанычы, әйтер сүзе бар икән Ходай тәгалә ул бәндәсенә теләгәннәрен бирә. Б у тормышта иң куркынычы көнләшү, көнчеллек дип уйлыйм мин. Әти-әниебез сеңлем белән миңа шундый тәрбия биргән: без көнчелекне белмибез. Кеше эшенә өнләшеп утырганчы үзең эшлә! Таш белән атучыга да һәрвакыт аш белән атарга кирәк дип өйрәттеләр. Шундый тәрбия алганбыз. Кайвакыт авырлыгы да була аның, әлбәттә. Тормышта яхшылык белән яманлыкны күрә белергә кирәк диләр. Мин исә гел яхшысын күрергә тырышам. Изгелек белән күңелең синең фида кыла икән, Тәңрең юлын ачып, сиңа көч бирә ул.
-Артистларның күбесе үзенең тәгаенләнешен сәхнәдә уйнауда гына күрә. Яңадан-яңа рольләр, дәрәҗәле исемнәр... Сез моның белән генә чикләнмәячәгегезне балачактан белдегеме? Әллә бер адым икенчесенә китерәме?
–Бәндәнең Җирдә нинди юл үтәсен Ходай тәгалә генә белә. Бу аның тәгаенләнешендә. Дөрес, кешенең теләгеннән дә тора. Башкалар хакында яхшы уйлыйсың икән, бар белгәнеңне аларга да җиткерергә, киләчәк буынга бирергә, өләшергә тырышасың. Тар күңелле кешеләр генә дан-шөһрәт артыннан куып, миңа башкалар кирәкми дип, үзен генә уйлап яшәячәк.
–Моның өчен үз өстеңдә армый-талмый эшләргә кирәктер.
–Әлбәттә, кеше туганнан башлап үз өстендә эшләргә тиеш. Кем үз өстендә эшли, ул тәҗрибә туплый, эшенең, тормышының сыйфатын югары дәрәҗәгә күтәрә. Милләтен күтәрә. Шул ук вакытта ул милләттәшләрен, туган-тумачаларын гына түгел, ә бөтен кешеләрне дә, башка милләт халыкларын да бертигез күрәчәк. Аның өчен төп мәгънә булып кешелек сыйфаты ятачак. Үзен-үзе хөрмәт иткән һәм башкаларга карата яктылык белән караган кешедә генә андый әйбер ярылып ятачак.
– Сез укучылар белән күп эшлисез. Бүген алардан зарланмаган укытучыларны бик сирәк очратып буладыр. Сез бүгенге яшьләргә нинди бәһа бирәсез?
– Безнең укытучылар хәзерле буын балаларын аңлап җиткерә алмый. Алар үзләренең таләбен куя да шуны таләп итә. Ә хәзерге буын яшьләре белән эшәгәндә аларның уй-фикерләрен ишетеп, аларныкын үзеңнеке белән туплап аларның агымына карап бергә йөзәргә кирәк. Тормыш бер яктан гүзәл, икенче яктан катлаулы бүгенге көндә. Җир тирбәлеше дә үзгәрә. Үсеш турында әйтеп торасы да юк. Космос, техника, технологияләр, медицина, мәгариф – кайсы өлкәне алма, һәммәсендә кызу темпта яңарыш бара. Зарланмый, мыжымый уртак тел табып балаларда кызыксыну уятып, аларны яратып эшләргә кирәк. Безнең балалар бик башлы. Аларның идеяләре шундый күп! Әмма шул ук вакытта алар тал чыбыгы кебек сыек. Үзәкләрен булдырырга ярдәм кирәк.Төрлесе бар: гиперактивлары да, үзенә йомылганнары да, бик яшьли өметен югалтканнары да хәтта. Мин алар белән иҗади яктан эшлим. Психологик тренинглар, күнегүләр аша иҗатка җәлеп итәм. Ул тренингларда акыртып та, елатып та, көлдереп тә алам. Аларны җәлеп итү, илһамландыру максатында бергә сценарийлар, пьесалар язабыз. Аларның фикер йөртешеннән чыгып алар белән бергә бер дулкында йөзәргә тырышам.
– Бөтендөнья башкортлар корылтае белән “Иҗади мәйдан” проектында катнашканыгызны беләм. Шул хакта да сөйләп үтсәгез иде.
–Әйе, “Иҗади мәйдан” проекты кысаларында районнардагы клуб хезмәткәрләренә, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә мастер-класслар бирелде. Шул ук психологок тренинглар, күнекмәләр үткәрдем. “Пьеса өстендә ничек эшләргә?” “Халык белән ничек уртак дулкында булырга?” дигән сорауларга җавап эзләдек . Авылларда халык театрлары булдыру ни өчен кирәк? Нәрсәсе белән кыйммәтле ул? Яшьләрне ничек җәлеп итәргә? Ничек грантларга чыгып эш итәргә? Кыскасы, иҗатка бәйле бөтен сорауларга да җавап табарга тырыштык. Сәхнәдә иҗат итү –ул чыгып спектакль уйнадың да, яки җырладың да эш бетте түгел бит инде. Аның тәрбияви ягы булырга тиеш. Шуның белнә кыйммәтле ул. Менә шуларны аңлатуга багышланган бик әһәмиятле проектта катнашкан идем.
–Чираттагы корылтайдан ниләр көтәсез?
–Әлеге съездда бөтен илдән милләттәшләребезне, кан-кардәшләребезне, туган-тумачаларны, дус-ишләрне, бөтен Башкортстн халкын көтеп калабыз. Халкыбызга, киләчәк буынга мөнәсәбәт. Яңа алымнар, яңа сулыш, заманга хас уй-фикерләр белән уртаклашу булыр, бик фәһемле үтәр дип көтәм.
Эльмира Ибраһимова әңгәмәләште.