“Родина” кинотеатрында күренекле башкорт галиме Габбас Дәүләтшинга багышланган “Журавли мои” документаль фильмының премьерасы булып узды. Аның фәнни һәм педагогик эшчәнлеге башкорт тел белеме үсешенә зур йогынты ясый.
Габбас Дәүләтшинм – югары уку йортлары өчен башкорт телендә беренче дәреслекләр, беренче орфографик сүзлек һәм башкорт теле дәреслеге авторы. Фильмның режиссеры галимнең оныгы – Элла Дәүләтшина. Ул – кинорежиссер, сценарист, продюсер һәм Роусия Кинематографистлар берлеге әгъзасы. Шулай ук ул Новосибирскида документаль кино музее белән җитәкчелек итә.
Габбас Дәүләтшин Самара даласында урнашкан Таш-Күстән авылында дөньяга килә. Ул танылган лингвист була һәм үз гомерен фидакарь хезмәтенә багышлый. Аның җыр культурасын үстерүгә керткән өлеше дә шактый зур.
- Мин картәтием турында гына түгел, ә кешеләрнең ул вакытта ничек искиткеч яшәвеһәм фильм геройларының бер-берсен ничек яратулары турында сөйлим. Алар тормышны яраталар һәм Урал белән Башкортстанга булган мәхәбәтләрен ике телдә сакларга тырышалар, – диде Элла Дәүләтшина. - Габбас Дәүләтшин турында бик аз кеше белә иде. Мин бу хакта таныш кешеләрем, туганнарым, Мәргубә Дәүләтшина аркасында сөйләргә булдым.
Шунысы кызык, галимнең тавышы 1937 елдан бирле Санкт-Петербургтагы Пушкин йортында саклана торган аудиоязмага язылган. Күптән түгел табылган бу кыйммәтле аудиоязма Элла Хәмзә кызына иҗади импульс биргән. Ул тудырган фильмның асылы нәкъ менә шунда: атаклы ватандашыбызның исемен торгызу һәм мәңгеләштерү.
Шулай ук 2022 елда Самара өлкәсендә дә танылган галимне искә алганнар. Аның тууына 130 ел тулу уңаеннан Олы Глушица авылында, туган якны өйрәнү музее янындагы скверда һәйкәл куелган. Бу вакыйга шулай ук фильмда сурәтләнгән.
Фильмны төшерү өчен Элла Хәмзә кызына командасы белән Санкт-Петербургта, Таш-Күстән авылында, Олы Глушицкий районының Южный поселогында һәм Самара өлкәсенең Алексеевка районында булдылар. Музыкаль озата бару сыйфатында башкорт халык көйләре, уен кораллары кулланылган.
Картина башкорт мәдәнияте, Лев Толстойның Башкортстанга килүе һәм аның белән шәхсән таныш кешеләр турында җентекләп сөйли, республиканың матурлыгын күрсәтә һәм, иң мөһиме, тамашачыны бөек галим Габбас Ягъфәр улы белән таныштыра.
Кино беркемне дә битараф калдырмады: Дәүләтшиннар гаиләсенең туганнары экранда үлгән туганнарын күреп еладылар, башкалар шул заман халкының язмышы турында тирән уйландылар.
Чыганак: mgazeta.com