Мәдәни мохит
8 декабрь 2024, 14:41

Курайчылар ансамбленең беренче гастроль туры бара

Башкортстан Башлыгы белән туры линия барышында Радий Хәбиров башкорт халкының милли музыка коралы курайга кагылышлы сорау җавап биргән иде.

Курайчылар ансамбленең беренче гастроль туры бараКурайчылар ансамбленең беренче гастроль туры бара
Курайчылар ансамбленең беренче гастроль туры бара

Башкортстан Башлыгы белән туры линия барышында Радий Хәбиров башкорт халкының милли музыка коралы курайга кагылышлы сорау җавап биреп:
- Республикадагы музыка училищеларының барысында да диярлек курайда профессиональ дәрәҗәдә уйнарга өйрәтәләр. Иң беренче чиратта, махсус белем алырга, Уфа сәнгать институтын тәмамларга - шушы баскычларны узарга, үз-үзеңә ышанырга һәм алга барырга кирәк. Без Дәүләт курай ансамблен концертлар куяр өчен генә түгел, ә курайның башкорт халык уен коралы буларак үсешенә йогынты ясар өчен дә оештырдык, - диде.

Дәүләт курай ансамбле җитәкчесе Азат Аеткулов бу хакта үз фикерен белдерде.
- Дәүләт курай ансамбле оештыру - минем күптәнге хыялым иде. Бу хакта Радий Фәрит улына җиткергәч, ул идеяне хуплады. Аның указы нигезендә Башкортстан Республикасының Дәүләт курайчылар ансамбле төзелде. Монда Мәдәният министрлыгы, Башкорт Корылтаеның ярдәме дә зур булды.
Дәүләт ансамбле Башкорт дәүләт филармониясе базасында эшли. Яңа коллектив өчен сайлап алуда бөтен республикадан 250 курайчы катнашты, алар арасыннан иң яхшылары сайланды. Ансамбльдә 22 музыкант. Аларның күбесе җырлый һәм бии дә белә. Барысы да югары һөнәри белемгә ия. Әле беренче гастроль туры бара. Тамашачылар, бигрәк тә үсеп килүче буын һәм яшьләр өчен коллектив патриотик аң һәм Ватанга мәхәббәт хисе формалаштыруга юнәлтелгән концерт программасы әзерләде. Максатыбыз - республикада яшәүчеләрдә башкорт музыка мәдәниятенә һәм традицияләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, - ди ул.  

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас