Башкортстанда яшәгән һәркем диярлек аның күп еллар дәвамында алыштыргысыз символы булган Салават Юлаевка һәйкәлне тиздән реставрация көтүен беләдер. Бу атнада республика Башлыгы Радий Хәбиров туры линиясе вакытында бу уңайдан катлаулы эш көтелә, шартлы рәвештә һәйкәл аварияле хәлдә, дип сөйләде.
– Һәйкәлнең торышы бик катлаулы, безне бик борчый, – диде төбәк җитәкчесе. – Бүген проект федераль дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алды. Ягъни бездә бу эшне башлау өчен барлык документлар да бар. Аңарчы без тагын күп кенә чаралар һәм очрашулар уздырачакбыз, чөнки мин кешеләрнең борчылуын аңлыйм, фикер алышачакбыз һәм реставрация процессының ничек барачагын сөйләячәкбез. Һәйкәлнең кайбер өлешләрен алыштыру күздә тотыла, чөнки алар тутыкканлыктан яраксыз хәлгә килгән. Яңа елдан соң без республика бюджетында бу эшне башлау өчен кирәкле сумманы әкренләп формалаштыра башлаячакбыз. Эшне башларга кирәк. Әгәр тагын бер-ике елга сузсак, һәйкәлне бөтенләй югалтырга мөмкинбез. Эшләр якынча ел ярым дәвам итәчәк, аның каравы без аны киләчәк буыннар өчен, республикабыз өчен саклап калачакбыз.
Салават Юлаев һәйкәлен саклау буенча күзәтү советы әгъзасы, “Курай-ТВ” телеканалы җитәкчесе, БСТ журналисты Рита Өметбаева моңа карата түбәндәге фикерен белдерде:
“Шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар белән туры линия үткәрде. Бик күп сорауларга җавап бирде. Мин дә шушы туры эфирда катнаштым. Шуны әйтергә кирәк, беренчедән, миңа мондагы атмосфера ошады, чөнки Радий Хәбиров һәрбер сорауга анык итеп, матур итеп җавап бирде һәм сораулар төрле иде. Социаль өлкәгә кагылышлылары аеруча күп иде. Шәхсән мин үзем бик күп сораулар әзерләгән идем. Әмма кеше күп булу сәбәпле бер генә соравыма җавап ала алдым. Ул да булса – Салават Юлаев һәйкәленең реставрациясе кайчан башлана һәм ул мотлак кире үз урынына кайтарылып куелачакмы дигән халыкны бик тә борчыган сорауны бирдем. Радий Фәрит улының әйтүе буенча, реставрация шушы көннәрдә башланачак, экспертиза кәгазьләрен алганнар. Бу инде һәйкәлгә мотлак рәвештә реставрация кирәк дигән сүз. Анык дәлилләнгән документация, Радий Фәритович аның срокларын да әйтеп үтте – ул ярты елдан алып ел ярымга кадәр булачак. Шулай ук мин Мортаза Гобәйдулла улына куелган һәйкәлгә халык исеменнән рәхмәтләремне җиткердем. Һәм Мидхат Шакировка һәйкәл кую каралганмы, ул сезнең эш планыгызда каралганмы дигән сорауга Радий Хәбиров уңай җавап бирде. Гомумән безнең республикада һәйкәлләр шәхесләрнең исемнәрен тергезү буенча бик күп эшләр эшләнелә. Бу туры бәйләнешләрдәге булган нәтиҗә шуны әйтә: халык белән аралашу, бергә эшләү, эш планнарын раслау, максатлар билгеләү ниндидер дәрәҗәдә яңача бара һәм моны иң элек социаль-икътисади өлкәне, кешенең яшәү рәвешен, тормышын яхшырту, эш шартлары булдыру буенча эшләр эшләнәчәк дип аңларга була”.