Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
5 декабрь , 14:10

105 еллык юбилей уңаеннан

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрына – 105 ел

105 еллык юбилей уңаеннан
105 еллык юбилей уңаеннан

 

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры 1919 елның 4 декабрендә Стәрлетамакта оештырыла. Театрның күпьеллык тарихында иҗат коллективы республика гына түгел, бөтен ил театр сәнгатенең «алтын фондына» кергән спектакльләр иҗат итте. Вәлиулла Мортазин-Иманский, Мәкәрим Мәһдиев, Булат Имашев, Зәйтүнә Бикбулатова, Арслан һәм Гөлли Мөбарәковлар, Нурия Ирсаева, Олег Ханов, Фидан Гафаров, Хөрмәтулла Үтәшев исемнәрен белмәгән кеше аздыр.

 Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында оешуга 105 ел тулуга багышланган юбилей тантанасы булды. Коллективны истәлекле көн белән Башкортстан Республикасы мәдәниятен министры вазфасын башкаручы Әминә Шәфыйкова котлады.

-Театрга башкорт халкының традицияләрен, мирасын, башкорт драматургиясен саклаган өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бүген ул милли театрлар арасында флагман, яңа традицияләрне канунлаштыручы булып тора. Театр Башкортстанның гына түгел, бөтен Россиянең милли театрларын берләштерә, «Туганлык» Халыкара милли театрлар фестивален үткәрә., –диде ул.

 Республиканың мәдәният өлкәсе җитәкчесе театр артистларына һәм хезмәткәрләренә мактаулы исемнәр һәм бүләкләр тапшырды. Артист Алмас Әмиров - Салават Юлаев ордены, Минзәлә Хәйруллина - «Хезмәт батырлыгы өчен» медале, директор Иршат Фәйзуллин һәм актриса Сара Буранбаева Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Актриса Римма Каһармановага «Башкортстан Республикасының халык артисты», директорның икътисад һәм финанслар буенча урынбасары - баш бухгалтер Зөлфия Гайнетдиновага «Башкортстанның атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исемнәр бирелде. «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме - кинорежиссер, видеомейкер Руслан Юлтаевка, «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» исеме - актриса Айсылу Юмагуловага, «Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме - режиссер Илсур Казакбаевка бирелде.

105 еллык юбилей уңаеннан
105 еллык юбилей уңаеннан
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: