— Озакламый сезнең үз йортыгыз булыр. Нинди зур Язучылар берлегенең үз йортлары булмавы бик начар күренеш иде. Дөресрәге, бик матур бина бар, ләкин ул коточкыч хәлдә иде. Хәзер ремонт бара, без барысын да хәл итәрбез, һәм сезнең үз йортыгыз булачак, — дип вәгъдә итте Радий Фәрит улы.
Шулай ук Радий Хәбиров Айгиз Баймөхәммәтовка Казахстан Президенты әтисенең китабын башкорт теленә тәрҗемә иткәне өчен рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров премьер-министр урынбасары — Казахстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Галымҗан Койшыбаевка танылган Казахстан язучысы Кемель Токаевның китабын тапшырды.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.