Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
3 декабрь , 20:11

Шигырь язасың да язасың

Авылда яшисең, мал тотмыйсыңдыр, дип язган бер дустыма җавап итеп.

Шигырь язасың да язасың
Шигырь язасың да язасың

Авылда яшисең, мал тотмыйсыңдыр, дип язган бер дустыма җавап итеп.

 

Капкам ачып каршы алдым,

Декабрь аен.

Ул бит безне Яңа елга,

Илтә ел саен.

 

Һәм дә безгә өмет бирә,

Янә башларга,

Яңача яшәү, искесен

Мөмкин ташларга...

 

Барсын да ташлый күрмикче

Тик кирәкмәсен...

Муллык, дуслык вә туганлык

Гел эләкмәс ул.

******************

 

 Мал тотмыйча буламы ни

Авылда яшәп?!

Иртән тышка чыгам, бия

Каршылый кешнәп.

 

Тавыкларымны үз итеп

Бии әтәчем....

Мал тотмыйсың, диеп дускай,

Юкка әйтәсең.

 

Тик малымны чалдырырга,

 Жәллимен менә....

Яшәвем күркәм бар яклап

Бит алар белән.

 

Ирек Бакиров.

 Кушнаренко, Байталлы.

Фото: ВКонтакте

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: