Бу турыда төбәк җитәкчесе туры элемтә барышында белдерде.
Республика Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов башкорт киносына ярдәм итү һәм башкорт язучылары әсәрләре буенча фильмнар төшерү мөмкинлеге турында сорау бирде.
— Грантлар ел саен биреләчәк. Ә инде шедевраль әйберләр барлыкка килсә, карарбыз. Төрле кино бар: бик кечкенә суммага төшерелә торган кино бар, ул җиңелчәрәк була, җитдирәкләр бар. «Сестренка» фильмын без шулай ук башкорт киносы дип атыйбыз, бу безнең иң уңышлы киноларның берсе, «з Уфы с любовью», «Дневник Поэта» — болар барысы да бик кызыклы һәм шәп. Башкорт киносы хәзер ренессанс кичерә, — дип ассызыклады Радий Фәрит улы.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: «Башинформ», Олег Яровиков.