Уфа "Нур" татар дәүләт театрында Василий Товстоногов (танылган режиссер А.Товстоноговның оныгы) пьесасы буенча куелган "Кар" спектакленең премьерасы узды. Бу сәхнә әсәре танылган язучысы Александр Цыпкин хикәяләреннән өзекләр кулланып язылган. Куючы режиссер- Гүзәл Әбүшахманова-Акбирдина. Пьеса татарчага тәрҗемә ителгән һәм мөмкин кадәр безнең ментальлеккә якынайтылган. Әмма куючылар үзләре үк кисәткәнчә, “Нур” тамашачысы күреп өйрәнгән спектакль түгел бу.
Төп геройның үлеменнән соң персонажлар мәңгелек дөньяда юлның билгеләнешен көткән җаннарның вакытлыча тору урынында очраша. Анда вакыт шартлы рәвештә, ә үткән һәм хәзерге заман тулысынча буталып беткән. Һәм шул хаоста аларның максаты –төп геройга ничек кар көрәргә кирәклеген исенә төшерергә ярдәм итү.
Чын дөресен әйтәм, әлеге сәхнә әсәренең фестиваль спектакле буларак әзерләнүен ишетү белән сагайган идем. Чөнки фестиваль спектакльләре алар нәкъ тә югары мода кебек – гади халык өчен түгел. Чыннан да шулай булып чыкты. Эчтәлекне белмәсәм, режиссер һәм артистларның “Әлеге спектакль белән тамашачыга нәрсә җиткерергә телисез?” дигән сорауга җавапларын ишетмәгән булсам, сәхнәдәге вакыйгаларга ияреп бара алмас идем. Хәер, ияреп барыр өчен анык кына бер сюжет юк иде анда...
-Тормыш тиз уза, һәм аның кайчан бетәчәген беркем дә белми. Кемдер картайганчы яшәячәк, ә кемдер иртән эшкә киткән җиреннән кичен кире кайтмаска мөмкин. Без вакытыбыз бик аз икәнен онытмаска тиеш. Шул вакыт эчендә кылган яхшылык-яманлыкларыбыз өчен “тегендә” җавапны барыбызга да тотарга туры киләчәк. Безнең спектакль тамашачыны шул хакта уйлануга этәрергә тиеш, - дигән иде артистлар премьерага әзерләнгәндә.
Кар – монда чисталык һәм изгелек символы. Күк белән җир арасындагы, фани дөнья һәм мәңгелек арасындагы бәйләнеш символы булып тора, - дип аңлатты режиссер.
Менә шул аңлатуларның сәхнәдә чагылышын күзәттем мин. Ә менә әзерлексез килгән тамашачылар ни-нәрсәләр күзәткәнен әйтүе авыр. Берәүләргә “бик шәп!” булган мунчадан икенчеләр - өшеп, ә өченчеләр пешеп чыгарга мөмкин. Бу спектакль белән дә шулайрак булды: кемдер аягүрә басып “Афәрин!” кычкырды, кемдер “котылдык!” дип ишеккә таба атылды. Шуңа күрә әлеге спектакль турында кеше фикеренә таянып кына фикер йөртергә кирәкмәстер. Йөз кат ишеткәнче, бер кат барып карау дөресрәк булыр.
Спектакльдә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резидә Фәхруллина, Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Мөхәммәдиева, Башкортстанның атказанган артистлары Зөһрә Шәрәфетдинова, Айрат Фатыйхов, Чулпан Раянова, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Эльмир Газизуллин, артистлар Риф Гобәйдуллин, Илшат Салаватов, Эльвира Бигалиев уйный.
Фото: Эдуард Зарипов