2022 елдан башлап Башкортстанның барлык муниципалитетларында ел саен брендлы мәдәни чаралар уздырыла. 2024 елда шундый вакыйгалар саны – 63. Бу хакта бүген Радий Хәбиров үткәргән төбәк Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.
– Мәдәният өлкәсендә брендлау процедурасында беренче адым муниципалитетларның конкрет күренеш, вакыйга, һәйкәл, “көч урыны” белән бәйле уникаль чаралар эзләве булды, – дип билгеләп үтте төбәкнең мәдәният министры вазифаларын башкаручы Әминә Шәфыйкова. – Һәр чара – ул, барыннан да элек, республикабызда яшәүче халыкларның теге яки бу традицияләрен саклау буенча максатчан эш.
2024 елның төп вакыйгасы Салават районында халык герое һәм шагыйрь Салават Юлаевның тууына 270 ел тулуга багышланган “Салаваат җыены” Республика фольклор фестивале булды. Масштаблы постановка 700гә якын катнашучыны һәм 10 меңнән артык кунакны җыйды. Бу чара Идел буе федераль округының вакыйгалы туризм өлкәсендә Russian Event Awards Халыкара премиясенең Идел буе федераль округ этабында беренче урынны алды. Стәрлетамакта узган “Купец 2.0” һәм Баймак районындагы “Башкорт аты” фестивальләрендә Русиянең 20дән артык төбәге һәм БДБ илләре вәкилләре катнашты.
Башка күренекле вакыйгалар арасында – Нефтекамада “Дуслык моңы” халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале һәм Туймазыда “Озын көй” башкорт җырын башкаручылар конкурсы.
Чыганак: glavarb.ru