Бәйрәм уңаеннан бүләкләр.
Шушы көннәрдә Мәләвез шәһәренең мәдәният йортында урындагы "Рәйхан" татар халык җыр ансамбленең 30 еллык юбилее узды.
"Рәйхан" татар халык ансамблен, оешкан көннәрдән алып, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнисә Сөнәй кызы Якупова җитәкли. Ансамбль күп конкурслар лауреаты.
Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин дә катнашты. Ул Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм Фәнисә Сөнәй кызына “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медален тапшырды.
Милли моң һәм традицияләрне саклау бурычын лаеклы дәвам итүче осталарга арытаба уңышлар телибез.