Югары Явышта рухлы халык яши.
Федоровка районының Югары Явыш авылында "Аулак өй" - җырлы-моңлы тамашасы оештырылды.
Ямьле чарада сәләтле, җыр моңга гашыйк кешеләр матур чыгышларын бүләк итте. Җырчылар, биючеләр һәм оста гармунчылар ансамбльләре, шигырь укучылар күңелләрдә җуелмас рухлы мизгелләр бүләк итте.
Шунда ук кул эшләре күргәзмәсе, берәмләп, бөртекләп җыелган музей экспонатлары хуҗаларның осталыгын, гореф-гадәтләргә игътибарлы булуын раслады.
Бәйрәмне Федоровка районының милли-мәдәни автономия бүлекчәсе җитәкчесе, Коралачык мәктәбе директоры, Башкортстанның атказанган укытучысы Сөмбел Раффак кызы Хәйбуллина оештырды.
Бу чарада төшерелгән видеоязма белән авылның имамы Флүр абый Дашкин бүлеште.