30 ноябрьдә Уфа "Нур" татар дәүләт театрының Кече залында билгеле язучы Александр Цыпкинның хикәяләреннән өзекләр кулланып, Василий Товстоногов иҗат иткән пьеса буенча сәхнәләштерелгән “Кар” спектакленең премьерасы уйналачак. Әсәрне татарчага театрның әдәби-драматургик бүлек мөдире Гөлнур Заһидуллина тәрҗемә иткән.
-Әлеге сәхнә әсәре фестиваль спектакльләреннән. Дөнья үзгәрә, алга бара. Театр да үзгәрә, үсешә. Без дә заман белән бергә атларга тиеш. “Нур” трендта булырга тиеш, - диде ул репетициянең кыска гына бер өлешен караган журналистларга.- Безнең театр репертуары нигезендә милли драматургия кала, әмма шул ук вакытта мондый әсәрләр дә булырга тиеш. Әле алар бездә күп түгел.
Пьеса бер сюжетка корылмаган. Бу - спектакль-ассоциация.
Төп герой рактан үлә. “Тегендә” аңа болытлардан кар көрү эше йөкләтелә. Әмма ул аны хәтерләми. Фәрештә ярдәмендә әлеге адәм баласы өчен гади генә тоелган эшне исенә төшерә. Монда аңа якыннары да җыелып, ярдәм итәргә тырыша.
“Әгәр үлем белән барысы да төгәлләнә икән тормышның мәгънәсе бармы соң?” дигән катлаулы сорауга җавап эзли герой. Тормышы ахырында Ходай тәгалә тарафыннан җибәрелгән мәхәббәт белән бөтен гомере аклана аның.
— Спектакльдән соң тамашачы “Мин ни өчен бу дөньяга тудым һәм яшим?” дигән сорауны бирсә, без максатыбызга ирешәчәкбез,— ди премьераны куючы режиссер Гүзәл Акбирдина-Абушахманова.
Спектакльнең куелыш төркеменә рәссам Нурия Габидуллина, пластика буенча Рената Бабич-Крицкая җәлеп ителгән. Әсәр ике составта әзерләнә. Төп рольләрдә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәхруллина, Башкортстанның халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиева, Башкортстанның атказанган артисты Зөһрә Шәрәфетдинова, Башкортстанның атказанган артистлары Айрат Фатыйхов, Чулпан Раянова, Эльмир Газизуллин, шулай ук артистлар Эльвира Бигалиева, Риф Гобәйдуллин, Илшат Салаватов уйный.
“Әлеге спектакль үз тамашачысын табачакмы?” дигән сорауга артистлар бертавыштан “Вакыт күрсәтер” диде.
Ә вакыт җитеп килә. Фәлсәфи, тирән уйлауга этәрергә тиешле әсәрнең премьерасы 30 ноябрьдә булачак. Яңалыктан читтә калмагыз, дуслар!
Автор фотоларында репетициядән күренешләр.