Бүген Гармунчылар көне.
Бу бәйрәм яңа әле, тарихын белмим дә. Ә сез беләсезме, дуслар?
Тарихы мөһим түгел, әмма да ләкин шәп бәйрәм. Безнеңчә, халкыбызча! Фән абыйларча, Айнурларча!.. Гармуннарны сайраткан ир-егетләргә, гүзәл затларга мең тапкыр дан! Күңелләргә чиртеп, өздереп уйнаулары...
Гармун тавышын беренчегә ишеткәч тә мәңгегә йөрәккә үтеп кергән, гомер буе озата барган моңнар... Кемнең генә яшьлек еллары гармунсыз үтте икән? Андый яшьлек заяга үткән!
Яшәсен гармуннар! Безгә яшәү көче биреп, илһам, моң өләшеп, кулларына яратып гармун алып, аларны иң тугры дустым дип сак кына телләренә басып моң таратучы осталар яшәсен. Бәйрәм белән сезне!
Әнгәм АТНАБАЕВ
Таңнарда гармун уйнадың
Наҗар Нәҗмигә
Таңнарда гармун уйнадың,
Тирә як тынып калды.
Гармун моңына тирбәлеп,
Гөлләрдән чыклар тамды.
Гөлләрдән чыклар тамдылар,
Әйтерсең күз яшьләре.
Ишетелеп китте сыман
Әңкәңнен эндәшкәне:
"Таңнарда гармун уйнама,
Моңлы булырсың, балам.
Бу дөньяда моңсызлар күп,
Ниләр кылырсың, балам?"
Таңнарда гармун уйнадың,
Әңкәңне тыңламадың.
Күрекләрен сузып суздың,
Телләрен моңга манып.
Тирә якка моң түгелә...
Еласын елаганнар,
Йоклар йокыларын бүлеп,
Сөйгәнен уйлаганнар...
Сөйгәненнән сөелеп тә
Сөелеп туймаганнар,
Мең газаплы мәхәббәтән
Өметен җуймаганнар...
Еласын елаганнар.
Гармунчыны тиргәмәгез,
Гармуны елатадыр!
Бәлки, үзенең гомерен
Елатып уйнатадыр?
Гармун телләре исәпсез,
Гомерләр тик бер генә.
Гармун күреге сузыла,
Сузылмый гомер генә.
Моңлы гомерләр җитешми,
Моңсызлар күбрәк әле.
Моңсызларны уятырга
Гармуннар кирәк әле!
Гармуннар кирәк әле!