Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
22 ноябрь , 16:26

"Уфа дулкыны 2024"

21 ноябрьдә Торатау Конгресс-холлында "Уфа дулкыны 2024" музыкаль конкурсының финалы булды.

"Уфа дулкыны 2024"
"Уфа дулкыны 2024"

21 ноябрьдә Торатау Конгресс-холлында "Уфа дулкыны 2024" музыкаль конкурсының финалы булды. Чара Башкортстан Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә узды. Проектның партнеры - «Тәңре» экология берләшмәсе. Проектның Гран-присын Ижаудан 12 яшьлек Лев Смирнов алды. Һәм бу 13 ел эчендә балалар өлкәннәргә фора биреп, конкурс пьедесталының иң югары баскычына менүнең икенче очрагы. Лев Смирнов  12 яшендә чын артист булып киткән. "Голос" федераль шоуында катнашкан ул. Якташыбыз Андрей Губинның җырларын ярата һәм аларны чын күңелдән җырлый. Тагын бер гаҗәп нәтиҗә. Берьюлы ике алтын скрипка ачкычын ( ә бу конкурсның төп бүләге) Краснокама районыннан яхшы күңелле рокер (Максим Кизаметдинов) яулады. Ул «Радиохит» һәм «халык сайлавы» номинацияләрендә җиңүче булды. Әгәр «Радиохит» номинациясендә Максимга җиңүне конкурс жюрисы бирсә, "Халык сайлавы" номинациясендә аның өчен конкурс финалын карый алган тамашачылар тавыш бирде.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: