Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
22 ноябрь , 21:34

Әниләрне зурладык, бәйрәм иттек, җырладык!

“Әниләр көне”н билгеләдек.

Әниләрне зурладык, бәйрәм иттек, җырладык!
Әниләрне зурладык, бәйрәм иттек, җырладык!

“Әниләр көне”н билгеләдек.

 

Безнең 65 санлы татар гимназиядә бүген “Әниләр көне” узды.

Символ" театр студиясе җитәкчесе Лениза Мавләви кызы Гайнетдинова җитәкчелегендә  2нче сыйнф кызлары “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерде. Әкият бик матур килеп чыкты.

4 Б сыйныфы укучылары бергә "Бер кыз бала җыр чыгарган" җырын башкардылар. Бу чыгышны алар сыйныф җитәкчеләре  Дания Миртимер кызы Бикбулатова  белән бергә әзерләгән.
Әниләр көненә кунакка җиде дистә әни чакырылган иде.
Күп балалы әниләрне сәхнә түренә чакырып тәбрикләделәр.

Бәйрәм җырлар, биюләр белән үрелеп барды, бу күңлелле чарада катнашмый, читтә карап торучы булмады. Чөнки һәр бала әнисен ярата, аңа шул сөюне җиткерергә, белдерергә тели. Барыбыз өчен дә чын, тантаналы, зур бәйрәм булды дип хәбәр итте, гимназиянең татар теле укытучысы Лилия Рәис кызы Фәткуллина.

Әниләрне зурладык, бәйрәм иттек, җырладык!
Әниләрне зурладык, бәйрәм иттек, җырладык!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: