Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
22 ноябрь , 10:10

"АНЫҢ ШИГЫРЬЛӘРЕ ГҮЗӘЛ ИДЕ..."

Дәрдемәнднең тууына –165 ел!  

"АНЫҢ ШИГЫРЬЛӘРЕ ГҮЗӘЛ ИДЕ..."
"АНЫҢ ШИГЫРЬЛӘРЕ ГҮЗӘЛ ИДЕ..."

Дәрдемәнднең тууына –165 ел!


19 нчы ноябрьдә, сишәмбе көнне, М.Гафури мемориаль йорт-музеенда татар халкының даһи шагыйре, меценат, миллионер-алтынчы, нашир, I Дәүләт Думасы депутаты (1906) (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев) тууына 165 ел тулуга багышланган "Аның шигырьләре гүзәл иде..." дип аталган искә алу чарасы гөрләп узды. Башкорт һәм татар телләрендә барган бу бәйрәмдә мин фәкыйрегез, Гадилә Бүләкова, Роза Хөснуллина, чакырылган кунаклар чыгыш ясадылар. Чыгышларда Башкортстанның беренче президенты М. Рәхимовның Бертуган Рәмиевләр хакындагы югары бәя биргән сүзләре, бу изге затларның башкорт халкының икътисадын, рухи тормышын үстерүдәге бәяләп беткесез өлеш кертүләре хакындагы фикерләр яңгырады. Заманында Дәрдемәнднең Зәки Вәлидигә матди ярдәм иткәнлеге дә искә төшерелде. Бәйрәм барышында тамашачылар "Рамазан" төрки милли-агарту җәмгыятенең "Бертуган Рәмиевләр: Ватаныбыз һәм халык патриотлары" дип аталган музей экспонатлары белән таныштылар. Уфа фән һәм технологияләр университетының татар-рус бүлеге студентлары hәм "Сәләт» татар студентлары театры артистлары Дәрдемәнд әсәрләре букенча "Аһ, туган каумем газиз!" дип аталган композиция белән чыгыш ясадылар. Бәйрәмдә катнашучыларның күңеленә М. Гафури музее буйлап оештырылган тирән эчтәлекле экскурсия хуш килде. Барлык тамашачылар бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралыштылар, М.Гафури мемориаль йорт-музее җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерделәр, дип язып чыкты ВКонтактеда җырчы, педагог, Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Марат Сабит улы Шәрипов.

 

"АНЫҢ ШИГЫРЬЛӘРЕ ГҮЗӘЛ ИДЕ..."
"АНЫҢ ШИГЫРЬЛӘРЕ ГҮЗӘЛ ИДЕ..."
"АНЫҢ ШИГЫРЬЛӘРЕ ГҮЗӘЛ ИДЕ..."
"АНЫҢ ШИГЫРЬЛӘРЕ ГҮЗӘЛ ИДЕ..."
"АНЫҢ ШИГЫРЬЛӘРЕ ГҮЗӘЛ ИДЕ..."
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: