Мирхәйдәр абый балаларына әкиятләр укыган.
Бүген безнең кадерле авторыбыз, яшь “Өмет”не үк үзенең саллы иҗаты белән күтәреп алган, еллар дәвамында безгә соклангыч серле, тылсымлы әсәрләрен бүләк итеп, фәһемле иҗаты белән гәзитебезне баетып килүче авторыбыз, язучы, БР Язучылар берлеге әгъзасы, “Өмет” лауреаты Заһит Мурсиевның туган көне!
Заһит Мирхәйдәр улы 1950 елны Караидел районының Әбуталип авылында колхозчы гаиләсендә туа.
Әтисе Бөек Ватан сугышы инвалиды була. Мирхәйдәр абый балаларына әкиятләр укый. Еш кына аларны үзе дә иҗат итә. Әнисе түбән тембрлы тавышы белән озын көйләр көйләргә яраткан, күп җырлар белгән. Шундый бай рухиятле гаиләдә үскән Заһит Мирхәйдәр улы иртә укырга өйрәнә, күп итеп китаплар укый, 4нче сыйныфта укыганда ук шигырьләр яза башлый.
Бу зирәклеге аны зур иҗат дөньясына алып килә!
Заһит абыйны бүген чын күңелдән туган көне белән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, илаһи яхшылык телибез.
Уңышлы еллар килсен, Заһит абый! Күркәм юбилейларыгызны да каршы алырга язсын!
Ә бүген “Өмет” дусларына әкиятләр остасы да булган Заһит абыйдан менә шундый күчтәнәч!
Айсылу
Борын-борын заманда Солтанбай авылында бер кыз яшәгән, Айсылу булган аның исеме. Ата-анасы ул чагында нәрсә уйлагандыр, билгесез, әмма исемгә карап кешенең холык-фигеле, җаны вә гаме оеша, диләр, бу кыз чыннан да сәеррәк гадәтле булган. Мәсәлән, авылда бар кешедән иртә тора да йөрергә чыгып китә икән. Монда әрәмәлекләр белән капланган бер инеш ага торган булган. Ул инешкә кушылучы ике чишмәгә барып, Айсылу берәр уч су эчә икән. Ә өченче чишмәдә инде үзенең озын чәчен юып ала ди. Шуннан калкулыкка менеп басып, яңа чыгып килгән кояшка карап, иртәнге саф-садә җилләрдә чәчләрен киптерә, имеш. Шушы чәчләр кызның горурлыгы да булган. Әгәр ул толымнарын таратып җибәрсә, чем кара чәчләре дулкын-дулкын булып Айсылуның тез асларына кадәр төшә икән.
Аның төнлә йөрергә яратуы да гаҗәп. Берәр уңайлы җиргә утырып алып ай белән сөйләшүен дә күрүчеләр булган. Дөрес, кыз кешеләр белән дә яхшы мөнәсәбәт тоткан, бигрәк тә ул олы бабайлар белән әңгәмә корырга яраткан, аларның әкият-риваятьләрен, сынамыш-хорафатларын күңеленә сеңдереп барып тыңлый икән. Шуңа да үзе дә күп белүче булып киткән. Бигрәк тә су серләрен күп белгән.
Ләкин Айсылуның белмәгәне дә бихисап. Авылдан берничә чакрымда, зур гына елга буенда Башбутар тавы бар икән. Мондый кызыктан Айсылу буш кала димени, әнисенә әйткән, дару үләннәре эзләп китәм әле, дигән. Ә дару үләннәре анда күп була, чөнки Башбутар тауда йөрергә беркемнең дә башы икәү түгел.
Менә шулай кыз йөри тора, шифалы үлән йолкып ала, кайсын исни, кайсын хәтта чәйнәп карый. Исәр кыз. Исәр булмыйча, кайчан башы буталганын, адашып куйганын үзе дә аңламый кала. Йөри торгач елга ярына килеп чыга бу. Һәм гаҗәеп хәл күреп катып кала. Су өсте ап-ак, әллә томан, әллә сөт, әллә башка берәр нәрсә. Һәм шушы гаҗәеп ак нәрсә эчендә бер егет басып тора. Үзе кымшанмый: йөзми, атламый, батмый. Кешеме бу, түгелме? Юк, кеше су уртасында басып тора алмас иде.
Егет үзе матур икән. Адәм баласы шулчаклы матур булмас инде, димәк, бу – су иясе. Ләкин аны бабайлар суда йөзә дип сөйлиләр бит, ә бу басып тора. Кулында чыбыгы да бар шикелле, хас та балык кармаклаган адәми зат. Ә нигә суга түгел, кояшка карый, күзләре нурлана, йөзе балкый. Әнә ул башын бу якка борды һәм кызны күреп калды шикелле. Кул изәде, янәсе, курыкма, төш бирегә. Ә Айсылуны ай күрде, кояш алды, табаннары гына ялтырап калды.
Кыз болай да тиктормас җан иде, шуннан соң инде бөтенләй тынлык бетте, теге сәер күренеш турында уйланып тик йөрде: кем булды соң ул, кешеме, су иясеме? Кеше дисәң нигә кымшанмый тора, нигә бер сүз кычкырмый?
Белемче Айсылуның белмәгәннәре күп иде шул. Ул теге, елга буйлап түбәндәрәк урнашкан Муллабай авылында, мулланың төпчек улы Тылсым атлы егет яшәгәнен дә белми иде. Айсылу кебек, ул да тик тора белми, кызыксына, эзләнә, дөнья серләрен ачарга тырыша. Аның яраткан бер шөгыле – балык кармаклау. Моның өчен ул үзенә бер әкәмәт ясады: кечкенә сал бәйләгәннән соң бер ягына кыйгачлап такта беркетеп куйды. Шуннан салга бәйләнгән арканның бер очын яр буендагы казыкка эләктерә дә, үзенең корылмасын этеп җибәрә. Агымсу кыек тактаны этеп ярдан ерагайта, сал елга уртасына кадәр йөзеп кереп китә. Һәм шунда туктала. Ә бу көнне Тылсым сал бәйләгән казыгын көчкә таба алды – су өстендә ап-ак томан җәелгән иде. Тылсым белә: томан салкын һава белән җылысы кушылганда барлыкка килә. Гомумән, ике мохит кушылган җирдә һәрвакыт ниндидер гадәттән тыш вакыйга була. Ләкин бу томан бигрәк тә сәер иде шул, күрер күзгә искиткеч куе, хәтта өстенә басып карыйсы килә. Җитмәсә, үзе шултиклем йока, тезгә дә җитми.
Томаны томан, ә балыгы юк. Тылсымның исәбе буенча бүген балык булырга тиеш иде бит, шуңа ышанган иде. Ә ул юк. Кымшанмый, кыштырдамый, гүя тын да алмый хәттин ашкан вакыт үтте, балык юк. Менә берзаман егетнең игьтибарына ят тәэсир үтеп керде. Якын-тирәдә нәрсәдер бар, тик куркасы түгел, ә ниндидер матур, ягымлы әйбер, ул белергә тиешле җисем.
Егет күзләрен күтәрде. Яшел тау төрле агачлар белән капланган. Әйе, агачлар күп төрле монда, югыйсә, нарат белән имәнлек бергә үсми, диләр, ә бездә үсә. Каен, усак, чыршы һәм башка агачлар да җитәрлек. Бу Башбутар тау иде. Монысы иске яңалык. Ләкин бүген бу тауда үзе бер могҗиза булып матур кыз басып тора иде. Кулында чәчәкләр гөлләмәсе. Тылсым кызга сокланып берникадәр басып торгач дөньясын оныткандай булды: кил, димәкче булып кул изәде. Үзенең су уртасында басып торганын исләмәде шул. Тик, ишарәсе килбәтсез килеп чыкты шикелле, сылу кыр кәҗәсе шикелле күз ачып йомганчы гаип булып куйды. Кыз китте, егетне иш итмәде, ә менә бахыр Тылсымның йөрәге янып калды.
Кем булды бу, яки нәрсә? Ни өчен шултиклем тиз югалды, нигә бер-ике сүз белән генә дә хәбәрләшергә теләмәде? Югары зат булдымы бу сурәт, түбәнгеме? Су кызы булдымы әллә? Юк-юк, су кызы тау башында, агачлар арасында басып торыр идеме? Әллә су кызы билгесез сәбәп белән шунда менеп Башбутар тавы аның да башын бутаганмы? Шунда егетнең чырагы танымаслык булып ямьсезләнде, чиркангыч төскә керде. Чөнки аның күңеле болганды, тәне буйлап чирканчык йөгереп үтте, ул Су кызын исенә төшергән иде.
Көзге, болытлы бер көндә тирәкләр янына барган иде Тылсым, шунда юлыкты ул тамырларга эләгеп тоткарланып калган бу мәеткә. Су кызының аяклары урынына көчле, нык мускуллы балык койрыгы, кешенеке кебек кендеге бар, ә куллары бик кыска, ярылы бармаклары ишкәкне хәтерләтә. Су кызының чәчләре озын иде микән?.. Чөнки башы юк иде. Мәет күптәннән ята шикелле, яман исе сулышны буа иде.
Су кызын кемнәр үтергән? Аңлашыла, безнекеләр түгел, дип уйлады егет. Безнекеләр аны күрсә, куак артына посып астыртын гына күзәтерләр иде, бу могҗизаны өркетүдән куркып утырырлар иде. Әйе, безнең халык шундыйрак инде, үзгә ыру. Тылсымның кардәшләре мең ел урман эчендә яшәгән, шунда җайлашкан, алар табигать баласы, сугышмый, иртәгә нәрсә ашармын дип кайгырмый, кешенекен алмый, Бер-бер җан иясен, нинди генә кыяфәттә булса да, аны дошман санамый, үтерми. Ә менә хан кешеләре бөтенләй башка: алар икенче төрле сөйләшә, башкача киенә, холык-гадәтләре дә бик кыргый, усал. Кулларына эләгә күрмә. Ләкин безнең кабиләгә хан бик каты бәрелмәскә тырыша, мөгаен, тиккә түгел, астыртын мәкере бардыр. Бардыр, чөнки хан Солтанбай, Чалматаш авылларын бик борчымаса да, әнә бит ыру биләмәсенә кергәннәр, мир байлыгын үтергәннәр. Су анасы кызымы бу, әллә үзе су иясеме, ничек кенә булмасын, су-мохит каралган, пычранган. Бу бер дә яхшыга түгел.
Бу көннәрдә Айсылу үзе дә хафада яши иде. Аңа тагын да әйттеләр, хан угылы Байлык сората. Кәләш итеп алырга тели, диделәр.
– Пәрәмәч, мин ул Байлыкка әйткән идем бит, үлсәм дә аның хатыны булмаячакмын, дигән идем. Нәрсә, әллә ул бик каты аңгыра кешеме?! – дип көлгән иде Айсылу берчакта. Күрәсең, аңламаган.
Тик сәер кеше үгетләвен дәвам итте. Ул тасма телле юха иде.
– Беләсеңме, гүзәлем, син алай тыпырчынма, синең өчен бу бәхет. Чөнки Байлык тиздән үзе хан булачак. Ул чагында инде син ханбикә булачаксың, уйлап бак.
– Ә хан кайда була, аны бит әле имән кебек таза диләр?
– Үткен тимер имән кисмәсме? Байлык ярты юлда тукталып калмас. Монысы сер, Ә сиңа шуны әйтәм: үзеңә ханның да күзе төшкән икән, өченче бичә итеп алам, дип әйтә ди. Шулай булгач, үзең хәл ит: я Байлык хатыны – ханбикә, я гомере аз калган карт ханның кече хатыны – йомышчы кыз.
– Илчегә үлем юк, – диләр, дип башлады сүзен бу юлы Айсылу. – Шуның өчен генә мин сиңа каты бәрелмим, абзыем. Ә Байлыкка әйт: байлык – бер айлык. Миңа ханы да, хан малае да кирәкми, ә тормыш көтәргә гомерлек иптәш, мәңгелек мәхәббәт кирәк. Хисләребез чәчәк булып атсын, кошлар булып очсын, төннәребездә ай булып балкысын. Менә шундый булсын ул, булгач. Мин үземә тиздән шушындый яр табармын кебек.
Бу сүзләрнең Хан угылы Байлыкка ачы борыч булып тоеласын белә иде Айсылу, ләкин, нишлисең, язмышны сайламыйлар, пычрак суны ат та эчми бит. Айсылу сүзләрен ишеткәч, Байлык озак уйламаска карар итте. Югыйсә, ул әдәп саклап кызны үгетләп йөргән арада хан барыр да аны алып та кайтыр. Ул икеләнеп тора белми. Егермеләп егетне җыеп, әтисенә еракка ауга барабыз, дип әйтте дә, чыгып та китте. Тыныч вә имин яшәп ятан Солтанбай авылын пыр туздырдылар. Кыз юк иде, анасын җәфалап сорау алу файда бирмәде. Шулай да авылда сер саклавы кыен, кемдер Айсылуның кечкенә көймәдә елга аша чыгып баруын күргән иде. Ярсыган төркем, кешеләрнең котын ачырып, көймәләрен эзләделәр һәм шуларга төялешеп елганы кичтеләр дә Айсылуны эзәрлекли башладылар. Тиздән кыз үзен Байлык куып килүен аңлады – тегеләр артык нык шаулаша иде. Инде эңгер-меңгер вакыты да җитеп килә, караңгы төшә башласа боларны эздән яздырырлык, качып котылырлык урын табармын дип өметләнгән Айсылу, башыннан тарагы да төшеп калганын сизмичә, йөгерде дә йөгерде. Ләкин хан малае куштаннары да калышмады, алар һаман саен якыная бара иде. Инде дөм караңгы булды дигәндә көтмәгәндә ай калыкты һәм тау башындагы сирәк агачлыкка салкын нурлар сибелде. Кыз Чалматаш кыясына килеп чыккан икән. Ул артына борылып карады: инде тәмам куып җиткән ерткычлар, корбанын каптырган бүреләр кебек, явыз шатлыкларын кичерә иде. Алар Байлыктан бер ишарә көтә, бу башбирмәс кызны өзгәләп суга ыргытыргамы, әллә аяк-кулларына батып кергәнче каеш белән бәйләп кире юлга куаргамы?
Аста, киң елга өстендә, ай сукмагы ялтырады. Ул нигәдер бик фани булып тоела иде. Котылу юлы шул. Кыз берничә адым араны йөгереп үтте дә биек ярдан аска сикерде.
- Аһ! – дигән тавыш ишетелгән кебек булды.
Тылсым соңгы көннәрдә бик тынгысыз яшәде. Җитмәсә, сәер төше дә истән чыкмый бимазалады. Имеш, ул елганы иңләп-буйлап йөзеп йөри, гәүдәсе шундый җиңел, шундый рәхәт. Дәү-дәү балыклар арасында Су кызын күреп ул бик шатланды. Анысы да егеткә илтифат күрсәтте.
– Әй, Тылсым, кил якынрак. Курыкма, мин албасты түгел, ашамам! – дип көлде кыз.
– Син Су кызымы?
– Су кызы инде, су кызы. Хыялыңда йөргән кызны әллә танымый маташасыңмы? Тот кулымны, әйдә мин сине үзем яшәгән урынга алып барам.
Болар парлашып су астыннан йөзеп киттеләр Тирә-якта әллә нинди балыклар йөри, суүсемнәре дулкынланып утыра, аллы-гөлле нурлар балкый. Алда гаҗәеп матур бер сарай күренде, Ул бик тиз якынайды, егет белән кызны чакырып челтәрле капкалары ачылды. Кинәт әллә нәрсә булды, дөбердәде, шартлады, якты нурлар юк булды. Гүзәл сарай мизгел эчендә кара хәрәбәләргә әйләнеп кызның өстенә ишелде. Ә егет бүленеп калды.
Бүген Тылсым шуларны хәтерләп яр буенда утыра. Каршыда, елга аръягында, стенадай текә кыя. Тулган ай нәкь шуның башында калкып чыкты да тирә-якка үзенең шомлы вә серле нурларын сипте. Чү, ай уртасында бер кыз басып тора түгелме? Юк, әкияттәге Зөһрә кыз түгел, ә чын кыз, тере адәм баласы. Теге көнне күзгә чалынып калган сылуга ошаган бит. Шул мизгелдә кыз бер талпынды да түбәнгә, кыя ышыгындагы караңгылыкка очты. Бары тик: “Аһ” – дигән сыкрау гына ишетелгән кебек булды.
Тылсым үз-үзен белешми агымга ташланды. Төрле якка йөзеп карады ул, чумып елга төбендә кармаланды, кычкырды, эзләде, ләкин берни тапмады. Соңыннан имеш-мимеш ишетелде: Солтанбай авылы кызы Айсылу хан угылы Байлык кулына эләкмәс өчен ташкыядан сикереп үзен-үзе харап иткән...
Менә шундый хәлләр булган элек. Чынмы, әкиятме, бары тик ай шаһит. Күк көзгесе әнә бүген дә тын дөньяны күзәтүен белә. Өч чишмә инешенә кешеләр күпер салган икән. Ә зур елга арьягында һаман да шул ук тәртип, бары тик кызның тарагы төшеп калган җирдә генә дугаланып яшь чыршылар үсеп чыккан. Башбутар түбәсенә адәмнәр бик сирәк йөри шул. Бигрәк тә Айсылуның соңгы юлы шул булып киткәч, шикләнү зур. Ә кызның соңгы ноктасы әле дә тора инде, кая барсын – таулар күченеп йөрми. Бирге ярда янә учак яна. Тылсым шушы үткәннәрне уйлап, моңаеп, хыялыйланып утыра. Әйе, күп нәрсәгә ышанмаска була, әллә булган, әллә юк. Ә менә Тылсым бар. Бераз хыялый булса да ул бар һәм булачак!