“Татар кызчыгы, татар малае” республика конкурсы популярлаша.
Чишмә районының Ярми авылы мәдәният йортында “Татар кызчыгы, татар малае” республика конкурсы узды.
Күңелнең иң нечкә кылларына чиртә торган бу бәйрәм республика күләмендә икенче тапкыр узды. Аны бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасы оештырды. Катнашырга теләк белдерүчеләрдән 15 гариза килгән булса, 9-ы финалга чыккан.
Кунакларны Ярми авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Хәнүр Исмәгыйлев сәламләп, чараның күркәм максатын хуплап, гаилә елында узган бәйгенең гомуми кыйммәтен билгеләде.
Ярми авылында мондый гаилә бәйрәмнәре еш уздырыла һәм иң шатлыклысы – анда әтиләр дә катнаша башлаган.
Бу көнне “Ак калфак” оешмасының Туймазы, Уфа, Бакалы, Стәрлебаш районнары бүлекчәләре җитәкчеләре дә катнашып, чараның дәрәҗәле узуын билгеләде.
Финалга чыккан Бакалы, Стәрлебаш, Дүртөйле, Чишмә, районнары конкурсантлары үзләренең яхшы әзерлеген танытты. Алар туган телне яхшы белүләрен, осталыкларын күрсәтеп өлкәннәрне дә хәйран калдырды.
Сәхнәдә әкият дөньясына эләккән балалар артык каушау тоймый, үз рольләренә кереп китеп, чын-чынлап, бөтен сәләтләрен эшкә бигеп, чыгыш ясады. Моны карап торуы да җанга бәлзәм кебек тәэсир итә.
Төп таләп – татар телендә сөйләшү иде. Стәрлебаштан килгән Низам Йосыпов киләчәктә космонавт булырга тели икән. Ул бик актив үсеп килә, футболчы да ул, татарча әкиятләр карарга ярата, гаиләдә өлкәннәрнең ярдәмчесе дә.
Апасы Мәдинә гаиләләре белән таныштырды. Әниләре – Сөмбел, әтиләре Рафаэль – хореографлар. Әмма бүген аларның гаилә бизнесы – икмәк пешерү йортлары бар. Нәнәй-картәтиләре дә балаларны тәрбияләүдә зур өлеш кертә. Нәтиҗәдә, бу гаилә Гран-при иясе булды.
Балаларның чыгышларын бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Люция Вафина рәислегендә абруйлы жюри бәһалады. Нәтиҗәдә, “Милли традицияләрдә тәрбияләнүче малай” номинациясендә – Чишмә районының Ярми авылыннан Әмир Вафин, “Иң тырыш кыз” номинациясендә – Ярми авылыннан Лилияна Галикәева, “Иң кыю кыз” номинациясендә Бакалы районы Катай авылыннан Әдилә Әхмәтова, “Иң уңган кыз” номинациясендә – Чишмә касабасыннан Милана Байбурина билгеләнде.
Бик зур сынаулар узды сабый гына бу балалар. Бар яклап та уңганлык күрсәттеләр. Чыгышларга кечкенә кызчыклар һәм малайлар үзләренең тәрбиячеләре белән ныклап әзерләнгән иде. Шушы матур мисаллар турында уйлаганда күп авылларда әле һаман да, туган телне саклау турында сөйләп, аңлатып торганда да татар телен онытып баручы, авыл җирендә русча тәрбия алып баручы тәрбиячеләр искә төшеп, авыр сулап куясың...
Ә шул ук вакытта кемнәрдер фидакарьләрчә эшлиләр һәм сабыйларга мәңгелек мирас булган туган телне, гореф-гадәтләрне тулысы белән бирүдә көчләрен, белемнәрен кызганмыйлар. Уңышлар телик шул фидакарь затларга, аңлы әти-әниләргә, сабыйларын чынлап сөеп, рухи тәрбия бирүче өлкәннәргә.
Фото: Эльвира Ямалетдиновадан.