Клуб ачылу хөрмәтенә чәй бәйрәме үтте.
Мәчетле районы Әжекәй авылында клуб ачылу хөрмәтенә чәй бәйрәме үтте, дип хәбәр итә Мәчетле районы татар автономиясе рәисе Зөлфирә Гайса кызы Сәлимова. – Төрле авыллардан мәдәният хезмәткәрләре, фольклор коллективлары милли ашлар белән килеп, самавырлар кайнатып чәй өстәле дә әзерләгән иде.
Сәхнәдән барлык килгән кунаклар тамашачыларга иң чагу концерт номерларын, җыр-биюләрен бүләк иттеләр.
Концерт ахырында иң яхшы чәй өстәле әзерләүчеләрне рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
Татар, башкорт фольклор төркемнәре бергәләп дуслык җырын җырлап, тәмле ризыклардан авыз итеп, бергәләп аралаштылар, чәйләр эчтеләр. Бәйрәм бик күнелле үтте. Кунакчыл Әҗекәй авылы халкына, оештыручыларга һәм дә ярдәм итүче район Мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмат. Әфарин!!! Бергә, бердәм булгач, бик зур чара оешканлык белән үтте!!!