Ансамбль Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров карары белән оештырылган иде.
Концерт программасы яшьләр арасында ватапәрвәрлек хисләре тәрбияләү максаты белән төзелгән. Репертуарларында башкорт халкының “Урал”, “Кахым түрә”, “Ашкадар”, “Колой кантон”, “Абдрахман”, Баек”, “Зарифа”, “Ирмәк” һәм башка борынгы җырлары, шулай ук халык көйләренең заманча башкарулары тамашачыларда зур кызыксыну уята.
Дәүләт ансамбленең беренче концертлары Аскын авылында үткән. 19 ноябрьдә Благовещен, 20 ноябрьдә Йомагуҗа, 23 ноябрьдә Стәрлетамак, 25 ноябрьдә Толбазыда үтәчәк. Декабрь аенда Салават, Мәләвез, Ишембай һәм республиканың башка шәһәрләрендә концертлар планлаштырыла. 2025 елның башында Чиләбе өлкәсендә һәм Татарстан Республикасына юлланачаклар.
Курайчылар дәүләт ансамбленең концерт-презентациясе 10 октябрьдә “Башкортстан” дәүләт концерт залында уңышлы үтте. Радий Фәрит улы 10 октябрьне Курай көне дип игълан итте.