Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
13 ноябрь , 13:49

Сүз булса, моң булса йөрәктә

Борай районы Кузбай авылында шаулап-гөрләп "Моңнар кайтсын авылга!" акциясе узды

Сүз булса, моң булса йөрәктә
Сүз булса, моң булса йөрәктә

Шундый заманда яшибез: ашыйбыз дисәк – табын тулы ризык, киябез дисәк – шкафыбыз ябылмый. Һич җитми дигән акчасын да җиткерү җайларын табабыз инде ул. Әмма безгә барыбер нидер җитми. Күңелгә – канәгатьлек, җанга тынычлык җитми.  Илдәге вәзгыять, гомум дөньядагы вакыйгалар тирән уйларга этәрә. “Җырлап-биеп йөрер чакмыни?!” диләр күпләр. Шуңа күрә дистә ел элек башлаган “Моңнар кайтсын авылга!” дигән акциябезне дәвам итәргәме-юкмы дигән икеләнү алдында калдык. Һәм... дәвам итәргә булдык! Чөнки моң – ул бит җыр гына да, дәртле бию көе генә дә түгел. Моң – ул аралашу иллюзиясе тудыра торган виртуаль дөнья коргаксыткан күңелләргә шифа бирер ләйсән яңгыр, моң – ул җылы өйләребездә бикләнеп яшәүдән өшегән йөрәкләрне җылытыр назлы кояш. Җылы да җитми бит безгә бүген! Рәхәтләнеп аралашу, күзгә-күз карашып сөйләшү җитми. Һәм, беләсезме, Борай районы Кузбай авылына баргач, үзебезнең хаклы булуыбызны, дөрес юлдан баруыбызга инанып кайттык.

Кузбай авыл биләмәсенә дүрт авыл карый: Кузбай, Бустанай, Алтаю (удмурт авылы) һәм Абдулла. Шушы дүрт авылда 580 кеше яши.  Кызганычка каршы, күпчелек авыллар кебек Кузбай да “шактый картайган”. Шул сәбәпле мәктәп тә күптән ябылган. 21 бала район үзәгенә йөреп, интернатта торып укый. Ә 2010 елда бушап калган мәктәп бинасына төп ишектән керүгә - авыл хакимияте, бер ягына – мәдәният йорты, икенчесенә китапханә кереп “сыенган”. Фельдшер пункты да, почтасы да шунда... Әлеге администрив бина-теремкәйнең ППМИ программасы буенча 2023 елда ремонт эшләнгән шактый уңайлы, якты, җылы 90 урынлык клубында үтте дә  инде “Өмет”нең  чираттагы “Моңнар кайтсын авылга!” акциясе. Иң күңеллесе – моң алып кайткан безләрне кузбайлылар үзләре дә җыр-моң белән каршы алды.

“Кунак ашы - кара-каршы була инде ул”, - дип чараны ачып җибәрде алып баручы ролендәге Кузбай авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе Рәзинә Роберт кызы Хәбирова.

Авылдагы һәр мәдәни чараны музыкаль яктан бизәүче Айдар Хәбиров тальянда өздерсә,  Заһидә Гарипова мандолинада уйнады. Ә актив сәхнә остасы Зөлхиҗә Нуретдинова Әнгам Атнабаевның “Кара икмәк” шигырен укып ишеттерде.

Мәдәният йортының чаралар оештыручысы Рәмзилә Фәтхетдинова һәм һәвәскәр җырчы Газизә Янгирова башкаруындагы җыр да тамашачыларның күңеленә хуш килде. Алтаю авылы клубыннан килгән "Инвожо" удмурт халык ансабле шулай ук чарабызга ямь өстәде. Татар гәзитенең акциясендә алар нишләп йөри дисезме? Шатлык уртаклаша. Өстәвенә үзләре татар телен кайбер татарларыңнан яхшырак белә әле! Әйе, авыл җирендә телгә, дингә карап аерылулар да, бүленүләр дә юк. Анда эше дә, ашы да, кунагы да, бәйрәме дә бергә.

-Искиткеч ихлас халык яши икән Кузбайда! Күп җирләрдә чыгыш ясаган бар, төрле заллар, тамашачылар күргән бар. Чын дөресен әйтәм, ишектән килеп керүгә өйгә кайткан кебек рәхәтлеккә чумдым!- дип сүзен башлады әлеге акциябезгә кушылучы гәзитебезнең тугры дусы, Башкортстанның – халык, Татарстанның атказанган артисты Идрис Кәлимуллин. Моң булгач, моң булсын дип, ул бәйрәмдә үзенең иң популяр җырларын гармунга кушылып башкарды. Күпсанлы конкурслар лауреаты, шулай ук якын дусларыбызның берсе булган Салават Әхсәнов белән берлектә алар җырларын шигырьләр белән үреп, искиткеч җылы композиция тәкъдим итте. Залдагыларны рәхәтләнеп җырлаттылар, хәтта елаттылар.

Ә инде “Өмет”кә килгәндә, бу авыл биләмәсендә аны белмәгән кеше юк, әлбәттә. 2025 елның 1 яртыеллыгына исә 30 кеше язылган.  Алар арасында без өч бүләк уйнаттык. Бәхет электр чәйнеге откан Заһидә Мәхмүт кызы Гариповага (Кузбай авылы) , фен откан Юлия Фаат кызы Хаҗиевага (Кузбай  авылы хат ташучысы) һәм җылы өрдергеч откан  Шәмгия Гарифулла кызы Хәсәновага (пенсионер, Абдулла авылы) елмайды. Махсус эшләсәң дә, алай булмас, һәркайсы әлеге отышка бик лаек. Мәсәлән, Заһидә Мәхмүт кызы безнең "Сихәт" кушымтасын җыеп бара икән. Подшивкасын да алып килгән иде. “Бик ошый, яратам, файдаланам. Кирәк чакта балаларыма да шуннан алып киңәшләр җибәрәм”, – дип рәхмәтләрен җиткерде.  Иптәше Зөфэр абый белән Заһидә апаны авылдашлары Бал бабай белән Бал әби дип атый. Күпләп корт карыйлар, корт караучыларны өйрәтәләр, тәҗрибәләре белән уртаклашалар икән. Юлия Фаат кызы да “Өмет” белән укучылар арасын якынайту өчен күп тырышлык салган кеше. Ә Шәмгыя Гарифулла кызына 92 яшь! Әмма аның “Өмет”сез калырга һич бер теләге юк. Рәхмәтләр яусын үзләренә!

Шулай ук чарабызда “Өмет”кә кагылышлы викторина уйнатып, дөрес җавап бирүчеләргә яңа елга календарьләр тараттык. Рәйсә Камалетдинова, Вариса Гарифуллина, Фәридә Галимханова, Зөлхиҗә Нуртдинова, Ира Фазлетдинова, Рамзиля Фатхетдинова, Гөлнара Гаскарова, Газизә Янгирова, Зилә Багманова, Сәльвә Бикташева сорауларга иң җитез һәм дөрес җавап бирүчеләр булдылар.

Гадәти концерт түгел, ә җанлы аралашуга корылган чарага авторларыбызның берсе булган Рафига Усманова да килгән иде. Ул тамашачылар алдында чыгыш ясап, телнең әһәмияте турында, татар басмаларына язылу кирәклеге хакында сөйләде. Бәйрәмдә шулай ук Борай районы хакимияте урынбасары Гемир Хазетдин улы Нуретдинов, Бөре почта җитәкчесе Данис Рашитович Гильфанов да катнашып, акциябезнең дәрәҗәсен күтәрде.

-Әлбәттә, җырлап-биеп кенә яшәп булмый бүгенге көндә. Әмма “Моңнар кайтсын авылга!” акциясе кебек күңелгә ял, яшәүгә дәрт өсти торган, бүләк отуга өмет бирә торган чаралар халыкка бик кирәк. Җыелып аралашу мөмкинлеге тудырган, үзегез килгән, артистлар алып килгән өчен рәхмәт! Киләчәктә дә сынатмабыз әле! Күмәкләп тагын язылырбыз, тагын килерсез!- дип озатты безне Кузбай авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Бәйзәви улы Закиров.

Әйе, дөнья үзгәрә. Технологик үсешләр, яңа ачышлар, казанышлар үзгәртә аны. Кайчандыр яшьлек дәртеннән шаулап торган авыллар картая, тына. Әмма кышкы озын кичләргә ямь өстәрлек, бер тәрәзәдән икенче тәрәзәгә йөреп тә урамнан кеше үткәнен дә күрмичә, телевизор карап, телефонда утырып җыен чүп-чар мәгълүматтан, өч тиенлек йолдызларның пиар-гайбәтеннән арып беткәч, диванга арканы җайлап терәп утырып кулга тотып укырлык “Өмет” бар әле!  Әлбәттә, гәзитләр дә заманга яраклаша. Хәзер инде без хәбәр җиткерүче түгеллегебезне яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә кайчан укысаң да искерми торган, әдәби әсәрләргә, тормышчан язмаларга күбрәк урын бирәбез. Күңел түреннән чыкканны моңга төреп күңел түрләренә илтәбез! Укучылар гына булсын!

Эльмира Ибраһимова.

Автор фотолары.

 

 

 

 

Сүз булса, моң булса йөрәктә
Сүз булса, моң булса йөрәктә
Сүз булса, моң булса йөрәктә
Сүз булса, моң булса йөрәктә
Сүз булса, моң булса йөрәктә
Сүз булса, моң булса йөрәктә
Сүз булса, моң булса йөрәктә
Сүз булса, моң булса йөрәктә
Сүз булса, моң булса йөрәктә
Сүз булса, моң булса йөрәктә
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: