Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
7 ноябрь , 13:01

«Татарча диктант-2024» акциясенә кушылыгыз!

 Нинди әсәрләр сайланды?

«Татарча диктант-2024» акциясенә кушылыгыз!
«Татарча диктант-2024» акциясенә кушылыгыз!

Нинди әсәрләр сайланды?

 

Хөрмәтле милләттәшләр!

Быелгы  «Татарча диктант-2024» акциясе 8, 9, 10 ноябрь көннәрендә уза.

8-10 ноябрьдә ТНВ Татарстан һәм ТНВ Планета телеканалларында 10:00 сәгатьтә артистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм башка танылган шәхесләр катнашында

диктант уку эфиры оештырылачак.

Башкортстан татарлары бу вакыйгада елның-елында актив катнашты. Быел да кемнәрдер онлайн рәвештә, кемнәрдер белем бирү үзәкләрендә, кайберәүләр кафе, китапханә, мәдәният үзәкләрендә, хәтта бер-берсенә кунакка барып та язарга планлаштыручылар бар.

Сез дә диктантка оештыручы буларак теркәлеп, укучыларыгыз, дус-туганнарыгыз, коллегаларыгыз белән яза аласыз!

Диктантта катнашучылар өчен өч төрле текст әзерләнде: катлаулы (Башкортстан һәм Татарстан өчен), уртача (РФ төбәкләре өчен) һәм җиңел (чит илләр өчен) дәрәҗәләр.

Катлаулы дәрәҗә: Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек;

Уртача дәрәҗә: Гомәр Бәширнең «Туган ягым – яшел бишек» хикәясеннән өзек;

Җиңел дәрәҗә: Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» хикәясеннән өзек.

Әгәр катлаулы дәрәҗәне авыр дип табасыз икән, "Агыйдел"дән текстны язу мөмкинчелеге бар.

Акциягә катнашу, язу ноктасын оештыру,  диктантны онлайн язу өчен тулырак мәгълүматны diktant.tatar сайтында табарга мөмкин.

"Татарча диктант" акциясенә дәррәү кушылып, Башкортстан татарларының бердәмлеген һәм бергәлеген  бөтен җир шарына күрсәтик!

«Татарча диктант-2024» акциясенә кушылыгыз!
«Татарча диктант-2024» акциясенә кушылыгыз!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: