Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
4 ноябрь , 21:21

Алар җиңү һәм бүләкләр белән кайткан!

"Нур" театры балалар мәктәп-студиясе Казан шәһәрендә "Көнчыгыш әкияте" LIV халыкара конкурс-фестивалендә катнашкан.

Алар җиңү һәм бүләкләр белән кайткан!
Алар җиңү һәм бүләкләр белән кайткан!

2-4 ноябрьдә "Нур" театры балалар мәктәп-студиясе Казан шәһәрендә "Триумф" компаниясе оештырган "Көнчыгыш әкияте" LIV халыкара конкурс-фестивалендә катнашкан. Бу Россия, Европа һәм БДБ илләреннән ел саен меңәрләгән артистларны берләштергән зур күләмле бәйгеләрнең берсе. Студиячеләр фестивальнең иң яхшы бүләкләре белән билгеләнгән. Өлкән төркем "Бу мин!" проекты белән (җитәкчесе Емелева В.Д.) гран-при һәм Мәскәүдә узачак конкурска 35 000 сумлык сертификат алган. Татар төркеме Роберт Миңнуллин шигырьләре буенча композиция өчен (җитәкчесе Юлъякшина А.З.) беренче дәрәҗә лауреат исеменә, ә урта яшьтәгеләр төркеме "Емеля" спектакле (җитәкчесе Шабаева П.А.) белән икенче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булган. Виктория Емелева "Иң яхшы укытучы" дип билгеләнеп, махсус бүләккә дә ия булган әле.

Котлыйбыз үзләрен!

Алар җиңү һәм бүләкләр белән кайткан!
Алар җиңү һәм бүләкләр белән кайткан!
Алар җиңү һәм бүләкләр белән кайткан!
Алар җиңү һәм бүләкләр белән кайткан!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: