Күрдегезме? Яңа конкурс!
НИГЕЗЛӘМӘ
1.1. “Әниемнең җылы кочагы” конкурсының (алга таба Конкурс) оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (алга таба Конгресс);
1.2. Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырыла.
1.3. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла;
1.4. Конкурска бер генә хезмәт килсә/яисә бер хезмәт тә кермәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.
2.1.Конкурсның максаты – әниләргә хөрмәт тәрбияләү.
2.2.Әниләр хакындагы шигырьләрне популярлаштыру, барлау.
2.3.Конкурсның төп бурычлары;
— татар гаиләсендә әнинең тоткан роле хакында сөйләү, күрсәтү;
—хатын-кызның төп бурычы — ана булу, балалар тәрбияләү, гаилә учагын саклаучы икәнлеген искәртү;
— Балалар арасында әнинең иң кадерле кеше икәнлеген, аңа карата хөрмәт, ихтирам булырга тиешлеген күңелгә сеңдерү, пропагандалау;
— татар гаиләсенең борынгыдан килгән нигезен барлау.
3.1 Конкурс “Әниемнең җылы кочагы” номинациясе буенча өч категориядә мәктәп укучылары арасында үткәрелә:
3.2 Һәр номинация буенча I нче, II нче, III нче урыннар билгеләнәчәк.
3.3 Жюри конкурс эшләре арасыннан Рәхмәт хатларына лаекларны сайлап алу хокукына ия.
4.1 Конкурста Татарстан, Русия һәм чит илләрдә яшәүче 1-11нче сыйныф укучылары катнаша ала.
4.2 Конкурста катнашучы “Конкурс номинацияләре” шартларына туры китереп, әнисе турында үзе иҗат иткән, яисә башка авторның шигырен сөйләп, аны видеога яздырырга һәм Вконтакте челтәрендә “Әниемнең җылы кочагы – 2024” төркеменә урнаштырырга тиеш.
5.1 Конкурска тәкъдим ителүче хезмәт видеога яздырыла.
5.2 Конкурста катнашучы әниләр турында язылган әсәрләрне укыганда авторын әйтергә тиеш.
5.3 Вконтакте төркеменә урнаштырылган видео астына катнашучыдан үзенең ничәнче сыйныфта укуын, исем-фамилиясен һәм кайдан булуын язу таләп ителә.
Бу мәгълүматлар язылмаса, җиберелгән видеоязма конкурстан төшеп кала!!!
5.4 Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң алынган конкурс эшләре каралмый.
5.5. Конкурска старт 2024 нче елның 1 нче ноябрьдә бирелә һәм 20 нче ноябрьдә тәмамлана. Нәтиҗәләр 24 нче ноябрьдә ясала.
5.6. Оештыручылар җиңүчеләрне сайлап ала. Аларның исемнәре Бөтендөнья татар Конгрессы сайтында һәм социаль челтәрләрдә игълан ителә. Җиңүчеләрне бүләкләү көне шулай ук Конгресс сайтында һәм социаль челтәрләр аша аерым хәбәр ителәчәк.
5.7 Конкурска җибәрелгән видеоязмаларны оештыручылар Конгрессның сайтына һәм социаль челтерләренә урнаштырырга хокуклы.
Фото: БТК, culture.ru