Еллар узган саен шагыйрь безгә якыная.
Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы Бәгәрәк Тамак авылында патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды.
Советлар Союзы Герое, каһарман шагыйрь, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә (1906 –1944) һәйкәл-бюст ачылуы турында Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Чарада бик күп дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Һәйкәл Бәгәрәктамак урта гомуми белем бирү мәктәбе янындагы скверда урнашкан. Авторы – танылган татар һәм Русия сынчысы, Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Санкт-Петербург дәүләт Кино һәм телевидение институты доценты, Түбән Новгород өлкәсендә туып-үскән милләттәшебез Винера Абдуллина.
Тантананы Татарстан, Свердлау, Курган, Чиләбе өлкәләре сәнгать осталары һәм Бәгәрәктамак авылы үзешчәннәре катнашында концерт бизәде.
Фото: Татартстан Республикасы Язучылар берлеге сайтыннан.