Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
1 ноябрь , 20:58

"Нигез" фильмында гран-при!

30 октябрьдә Краснодарда «Яшь киновек»XX Халыкара үзэшчән һәм профессиональ фильмнар кинофестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр.

"Нигез" фильмында гран-при!
"Нигез" фильмында гран-при!

30 октябрьдә Краснодарда «Яшь киновек»XX Халыкара үзэшчән һәм профессиональ фильмнар кинофестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр. Фестивальдә бөтен дөньядан 500дән артык фильм катнашты. Фестивальнең Гран-приен Фәрзәнә Утарбаеваның «Дом» («Нигеҙ») башкорт фильмы алды. Төп бүләкне һәм статуэтканы аңа Краснодар краеның мәдәният министры Виктория Лапина тапшырды. Бу фильмның режиссеры да, сценаристы да булган Фәрзәнә Утарбаева:

- Минем фильмны югары бәяләүләренә мин шундый бәхетле, чөнки бу эшкә мин бик күп хезмәт салдым. Тамашачыга мөһим мәгънәләрне җиткерү өчен, һәрбер фильмымны күңелем һәм мәхәббәт белән төшерәм, – ди. - Бүләкләүдән соң минем фильмны күрсәттеләр, бу минем өчен көтелмәгән хәл булды. Тамашачылар килделәр, котладылар, актерлар турында сорадылар. Шулай ук актер Риф Сәйфуллинның эшен дә югары бәяләделәр.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: