Русиянең халык артисты Сергей Ролдугин Башкортстанның симфоник оркестры белән чыгыш ясады.
30 октябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Дәүләт академия симфоник оркестры концертында булды, анда танылган виолончельче, педагог, Русиянең халык артисты Сергей Ролдугин катнашты.
Программада Антонин Дворжак әсәрләре яңгырады.
Сәламләү сүзендә Радий Хәбиров Сергей Ролдугинның Башкортстан мәдәнияте үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте.
– Республиканың күп кенә яшь талантлары сезнең белән эшләү мөмкинлеге алды. Безнең музыка учреждениеләрендә узган сезнең мастер-класслар зур әһәмияткә ия. Безнең музыкаль элитаны тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт. Сез – чыннан да чын патриот һәм халык музыканты, – диде төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров музыкантка Башкортстанның халык артисты исемен бирде. Сергей Ролдугин, үз чиратында, республика җитәкчелегенә музыка сәнгатен үстерүгә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде һәм талантлы Башкортстан башкаручыларының Русия сәхнәләрендә уңыш перспективаларын ассызыклады.