Мәдәни мохит
28 октябрь 2024, 09:34

Николай Караченцовның тууына 80 ел тулды

"Чын ир-егетнең зарланырга, шыңшырга хакы юк. Иң күбе ул “башка көчем юк” дип әйтә ала. Әмма аннан соң, ятарга һәм үләргә тиеш була.”

Николай Караченцовның тууына 80 ел тулдыНиколай Караченцовның тууына 80 ел тулды
Николай Караченцовның тууына 80 ел тулды

Николай Караченцов Мәскәүдә туып үсә. 1963 елда Немиров-Данченко исемендәге студия-мәктәпкә укырга керә. Иң яхшы студентлар исемлегендә булган егет распределение буенча “Ленин комсомолы” (“Ленком”) театрына җибәрелә. Бар тормышын шул театрга багышлый актер. 30 елдан артык эшли ул анда. Гомерлеккә тамашачы сөюен яулый. Караченцов уйнаган спектакльләрнең гел аншлаг белән үтүе моңа ачык дәлил. Безгә, провинция кешеләренә, ул спектакльләрне күрү бәхете тими, әлбәттә.

Шуңа күрә безнең өчен ул кино актеры.

“Тиль” спектаклендәге триумфыннан соң төшә башлый ул киноларда. Тәүдә “Унике утыргыч”, “Свифт төзегән йорт” фильмнарында кечкенә рольләр башкара. 1975 елда үзенең иң яхшы рольләренең берсен – “Өлкән ул”да Бусыгинны уйный. Шулай ук “Ак чыклар” (“Белые росы”), “Электроник маҗаралары”, ” Капуцинов бульварыннан кеше”, “Барысы өчен берәү” (“Один за всех”), “Печән өстендәге эт” фильмнарын тамашачылар яхшы хәтерлидер.

90нчы еллар ахырында Караченцев сериалларда уйный башлый: “Петербург серләре”, “Д.Д.Д. Детектив Дубровкский Досьесы”.

Режиссерлар тарафыннан Николай Караченцов чагу характерлы актер буларак билгеләнә. Ул трагик рольләрне дә, комик рольләрне дә бертигез оста башкара.

Яхшы формада булыр өчен ул беркайчан да спорттан аерылмый. Җитди рәвештә суга сикерү белән шөгыльләнә. Теннис уйнарга ярата.

Шулай ук җыр белән мавыга. Андрей Миронов исемендәге актер җыры фестивале үткәрелә башлагач, Николай Караченцов жюри әгъзасы гына булып калмыйча, киң публика өчен җырлар башкара. Аның җиңелчә карлыкканрак, үзенчәлекле тавышы бик тиз истә кала, ә иң мөһиме - башкалардан аерып тора.  

Меңләгән тамашачының яраткан актеры булса да, аңа очыну хас булмый. Күпчелек йолдызлардан аермалы буларак ул гомер юлын бер генә хатын белән үтә. “Ленком”да таныша ул Людмила Поргина белән, шунда ук гомер буе бергә эшлиләр дә.

Актер халкы өчен илләр буйлап гастрольләрдә йөрү гадәти күренеш. Билгеле, анда төрле халык ризыкларыннан, деликатеслардан авыз итәргә мөмкинлек җитәрлек. Әмма барыбер Караченцовның иң яраткан ашлары булып томаттагы килькалар һәм флотча әзерләнгән макарон калган. Кием ягына килгәндә дә артык четерекле түгел. Студиядән театрга, театрдан студиягә чабып йөргәндә иң уңайлысы - джинсы костюм.

Шулай да кыйммәтле актерлар рәтендә булмаса да, очсызлылардан түгел, дип санаган ул үзен. Фаҗигагә юлыкканчы биргән  бер әңгәмәсендә: “Үзем өчен кызыклы булган рольләрдә аз акчага уйнарга ризалаша идем. Әлбәттә, бу минем файдага уйнамый иде. Чөнки икенче тапкырда продюсер “шул ук гонорарга уйнарга ризасызмы?”дип башлый сүзне. Мин совет заманындагы кебек яшим - агентым да юк бит. Акча турында сүз чыкса, уңайсызланам. Сатулашырга, үзем өчен сорарга яратмыйм. Әле дә ярый Русиянең халык артисты булган өчен самолетларда бизнес-класста йөрергә, кунакханәләрдә люксларда яшәү каралган.

- Ә бу сезнең өчен бик мөһимме?

- Тормышта мин бик талымлы түгел. Әмма бирелә икән, нигә баш тартырга? Марканы тотарга кирәк. Халыкка якын булырга теләгән беркатлы актер булып кыланырга да мөмкин. Ләкин бу кылану һәм ялган була”.

Әнә шулай үз дәрәҗәсен белеп, әмма борын чөйми генә иҗат итеп яшәп ятканда Николай Караченцовның тормышы икегә бүленә: һәлакәткә кадәр һәм аннан соң.

2005 елның 27 февралендә Людмила Поргинаның әнисе вафат була. Кайгылы хәбәрне актер дачасында ишетә. Авыр минутларда тормыш иптәше янында булырга теләп, ашыгып юлга чыга, әмма кайтып җитә алмый. Машинасы белән идарәлекне югалтып, баганага бәрелә. Табиблар актерга авыр баш мие җәрәхәт дигән диагноз куя. Ашыгыч рәвештә операция ясыйлар. Әмма Караченцовның исән калырына шанслар иллегә илле генә була. Ике атна комада ята.

Бу вакытта аның хатыны да, улы белән килене дә актер янында була.

“Без аның белән гел сөйләштек. Янына утырып: “Коля, мине ишетсәң, кулымны кыс”, - дип ялвара идем. Һәм бервакыт ул кысты. Белмим, аңлы рәвештәме, мускуллар тартылуы булдымы, әмма мин бәхетемнән еладым”, - дип сөйли Людмила Поргина.

Комадан чыккач та, зиһене, хәтере кайтканчы шактый вакыт үтә. Фаҗигадән соң бер ай үтүгә генә якыннарын таный башлый ул. Шулай яшәү-үлем бизмәнендәге укны Караченцов яшәүгә таба бора. Тик бу көрәшнең башы гына була әле. Бераздан табиблар аның башында су җыелуын күреп алалар. Икенчегә операция ясала. Аннан соң чигәсенә катетер куеп, 20 көн дәвамында өзлексез баш миенә дару агызалар. Кычкырып әйтмәскә тырышсалар да, табиблар аның камил акыллы булып калуына шикләнә. Ләкин актер үз акылында кала. Үзаллы утыра башлавы, аягында басып тора алуы – болар һәммәсе мең авыртулар аша ирешелгән зур җиңү була. Шулай бер көнне авыру ашый алмагач, ашказанына зонд кертергә туры килер дип чыгып китә табиб. Иртәгәсен ашказанын да тишүләреннән куркып, актер үзе ризыкны йота... Сөйләшә алмаганын белсә дә, кемдер “Спите?” дип сорый,  ә ул кинәт ачык итеп: “Нет!”- дип җавап бирә. Чөнки мәңгелеккә йоклап китүеннән курка... Бу да зур могҗиза була.

Булмаган түгел, Караченцовның да яшәргә көче калмаган мизгелләре булган. Ул да нибары адәм баласы бит. Әмма хатыны сүзләренә караганда, гаиләсенә булган мәхәббәте һәм Аллага якынаюы аңа яшәргә көч биргән. Фаҗигагә кадәр бер тапкыр да дога укымаган актер Ходай сүзе белән уяна, Ходай сүзе белән йокларга ята башлаган. Караченцов белән Поргинаның бергә яшәүләренең 30 еллыгында чиркәүгә барып, никах укытуларын (венчание) телевидениедан да күрсәткәннәр иде. Кемдер моны бәлки актерларның кылануы дип кенә кабул иткәндер, әмма үлеп терелгән кешедә кылану кайгысы булмагандыр. Ул чакта һәлакәттән соң, ярты ел гына вакыт үткән булган бит.

“Һәлакәткә кадәр Коля бик сирәк яратам дип әйтә иде. Ә хәзер ул бу сүзләрне һәр көн кабатлый.

Кыенлыклар гаиләбезне тагын да берләштерде. Ул да, мин дә, улыбыз белән  киленебез дә үзебездә шундый көч барлыгын белми дә идек.  

Әле дә Коляның һәр көне көрәш белән үтә: махсус гимнастикалар, атта йөрүләр, сөйләмен яхшырту өчен вокал белән шөгыльләнүләр аны арыта, билгеле. Әмма ул бирешми. Табиблар тынычлык саклауны тәкъдим итсә дә, актив тормыш алып бара. Театрга, очрашуларга йөрибез. Үзаллы иркен атлап йөри алмаган, иркенләп сөйләшә алмаган кешене җәфалап йөри дип битәрләп караучылар да бар. Ә мин оялмыйм, киресенчә, аның исән булуы, үлемне җиңүе белән горурланам.

Күптән түгел без елга буенда йөрдек. Коля кояш баюын күрде дә: “Ничек мин моны элек күрмәдем икән!? Мин кояшны күрәм! Мин яшим!” дип кычкырып җибәрде. Шушы бәхет түгелмени?” - дигән бер әңгәмәсендә Людмила Поргина. Бәхет, әлбәттә, бәхет.

Караченцов еш кына “ир-егетнең арырга хакы юк” дигән сүзтезмәне кабатларга яраткан. Бер журналист аңардан: “Матур яңгырый, әлбәттә, ләкин ирләр дә тимердән түгел бит. Ничек түзәргә тиеш?” - дип сораган.

Караченцовның җавабы түбәндәгечә булган:

“ Әйе, мине шулай өйрәттеләр. Чын ир-егетнең зарланырга, шыңшырга хакы юк. Иң күбе ул “башка көчем юк” дип әйтә ала. Әмма аннан соң, ятарга һәм үләргә тиеш була. Ә мин теге дөньяга ашыкмыйм, шуңа күрә ару турында дәшмәскә тырышам. Зарланудан ни файда? Барыбер мин эшлисе эшне башка берәү дә эшләмәячәк.”

Николай Караченцов 2018 елның 26 октябрендә (74 яше иртәгә туласы көнне) вафат була.

Николай Караченцовның тууына 80 ел тулды
Николай Караченцовның тууына 80 ел тулды
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас