Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
28 октябрь 2024, 17:05

“Назым да, моңлы сазым да син – шигъриятем”

Чакмагыш районында туып-үскән билгеле шагыйрь, БРның атказанган матбугат хезмәткәре Марис ага Нәзиров, әгәр исән булса, бу көннәрдә үзенең 75 яшен билгеләгән булыр иде.

   Якташлары җаннарына якын булган шагыйрен онытмый һәм узган җомгада Чакмагыш районы үзәк китапханәсендә “Назым да, моңлы сазым да син – шигъриятем” дип аталган поэтик марафон үткәрделәр. Анда Марис Назыйф улына багышлап  язган шигырьләр укылды, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

   Шигъри марафонның “Чакмагыш чакматашы” номинациясендә Беренче дәрәҗәдәге дипломга Иске Калмаш мәктәбендә дистә еллар дәвамында татар теле һәм әдәбияты укыткан чын милләтпәрвәр укытучы, күп җырлар авторы Руниза Нәҗип кызы Даутова лаек булды. Бүген без “Өмет” гәзите укучылары игътибарына аның Марис Нәзировка багышлап язылган "Еллар аша сиңа эндәшәм" дип аталган шигыренә төшерелгән клипны тәкъдим итәбез. Автор башкаруында рәхим итеп тыңлагыз әле, дуслар!

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: