Мәдәни мохит
28 октябрь 2024, 11:08

«Дуслык моңы» яңгыраячак

14-15 ноябрьдә Нефтекама шәһәрендә Фәридә Кудашева исемендәге «Дуслык моңы» XVII халыкара татар һәм башкорт җыры башкаручылар конкурсы узачак.

«Дуслык моңы» яңгыраячак«Дуслык моңы» яңгыраячак
«Дуслык моңы» яңгыраячак

14-15 ноябрьдә Нефтекама шәһәрендә Фәридә Кудашева исемендәге «Дуслык моңы» XVII халыкара татар һәм башкорт җыры башкаручылар конкурсы узачак. Конкурста катнашыр өчен Башкортстан Республикасыннан, Русия Федерациясе төбәкләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге үзешчән башкаручылар чакырыла. Шулай ук музыка училищеларының вокал бүлекләренең 1-2 курс студентларыннан заявкалар каралачак.

Конкурс тыңлаулары ике этапта узачак, анда катнашучылар икешәр җыр башкарырга тиеш - халык һәм эстрада җырларын туган телләрендә (башкорт һәм татар телләрендә). Чара кысаларында жюри әгъзалары-Башкортстан һәм Татарстан республикаларының танылган мәдәният эшлеклеләре, артистлары катнашында мастер – класслар үткәреләчәк.

Фестиваль тугандаш халыкларның мәдәниятләрен үстерү, баету, милләтнең яңа йолдызларын ачу максатында үткәрелә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас