Авылдан булгангадырмы,
Яратам мин атларны.
Үземнең дә бар бит минем,
Җитезем, ак маңгаем.
Куш-та:
Ак маңгайлы кыю атым
Горурлыгым, җан дустым
Ат чабышы батыры син
Сабан туе йолдызы.
2.Кешнәп мине дәшәсең син,
Әйдәп болын-кырларга
Иңнәреңә алып мине
Очасың далаларга.
3.Сыгылмас авырлыктан
Көчле, матур иңнәрең
Син авылым горурлыгы
Шук малайлар хыялы
Куш-та:
Ак маңгайлы кыю атым
Горурлыгым, җан дустым
Ат чабышы батыры син
Сабан туе йолдызы.
Син башканын яры
Син башканың яры күптән
Мин ялгызым ярларда.
Тик йөрәкләр генә һаман,
Бер берсенә тартыла.
Син минем бердәнберем,
Мин синең мәхәббәтен!
Хисләр ташып акканда да,
Житмәде кыюлык яратам, дип дәшәргә.
Син парлы, ә мин ялгыз,
Юл чатында торабыз,
Күзләр күзгә очрашканда
Мөлдерәп яшьләр тама.
Йөрәкләрне яралыйсын
Җаннарны өзгәлисен.
Була алмадык без бергә
Үпкәләмәдек язмышка.
Синең ярын янәшәдә
Мин ялгызым ярларда.
Ничек тә очрашулар эзлибез
Бәхеттән аермасын язмышлар.
Фото: artfile.ru.