Иҗат белән шөгыльләнгән бу яшьләр журналистикага килерме?
Кеше күңеле кайчан да яшь булып кала. Күңелләрен туксанда да тутык алмаган укучыларыбыз шулай ди: алар гәзитне дә яздыра, укый да, языша да. Бүген укучылар катламын өйрәнсәң, гәзитләр бала-чага, яшь-җилкенчәк өчен түгел, саллы һәм зәвыклы, кырыктан узган, рухи яктан затлы кешеләр өчен чыга кебек. Әмма яшь-җилкенчәк тә гәзит-журнал укып затлылансын иде дигән теләк җаныбызга тынгы бирми. Яшьләр дә укысын өчен гәзитне алар рухында язган яшьләр дә нәшер итешергә тиеш. Ә кая ул яшь журналистлар? Бармы алар?
Башкортстандагы уку йортларында татар журналистлары әзерләгән кафедраның да булмавы бу хәлне тагын да кискенләштерә. Хәер, Башкортстанның татар журналистлары арасында махсус журналистика факультетында белем алганнар бармак белән санарлык. Башкалар – филологлар, ягъни укытучы булырга укыганнар.
Белем йортлары безгә яшь кадрлар әзерләп биреп тормаса да, яшьләр гәзитләрендә (“Өмет” яшьләр гәзите буларак туды) яшьләр рухы булырга тиеш. Шуңа безгә “Өмет” хезмәткәрләренә, ничә яшьтә булуыбызга карамастан, мәңге яшь калырга, яшьләрчә дә, өлкәннәрчә дә, балаларча да фикер йөртергә кирәк. Әмма яшь укучыларны җәлеп итү өчен гәзитләрдә яшьләр сүзе кирәк. Чөнки яшьләр креатив, алар фикер сыгылмалылыгына ия, бу заманга яраклашып үскәннәр, алар үткәнне сагынып уфтанмый, үз тормыш агышындагы яңа шартларда балык кебек йөзәләр. Менә шундый яшьләрне редакциядә күптән күрәсе килә иде безнең. Әмма студентларыбызның уку графигы ифрат тыгыз булуы сәбәпле, очрашу кичектерелә килде. Әмма ул көн җитте!
Кояшлы көзге көндә саф яз җилләре булып безгә, ниһаять, кызлар – Уфа фән һәм технологияләр университетының 3 курс талибәләре, берсеннән-берсе чибәр тугыз туташ килеп керде. Алсу Насретдинова, Энҗе Миңнуллина, Регина Гәрәева, Алсу Бәдретдинова, Азалия Исмәгыйлова, Алсу Фәйзуллина, Айгөл Рамазанова, Гөлфия Сәетгәрәева, Ралина Шәяхмәтова белән бер түгәрәккә утырып, күзгә-күз карашып сөйләштек.
Алар укытучы булырга укысалар да, безнең журналистикага якын һөнәр ияләре. Укытучы – белемле, мәгълүматлы булырга тиеш. Монда аңа гәзит-журналлар зур ярдәмче, терәк. Аннары, әлеге яшьләр каләм тибрәтә. Аларның кайберәүләре журналистика һөнәрен сайлавы, безнең сафларны тулыландыруы да бик мөмкин. Шул өмет тә бар күңелдә.
3 ел элек Башкорт Дәүләт университетына укырга кергән бу туташларыбыз Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш, Шаран, Бүздәк, Кырмыскалы районнарыннан булып чыкты. Кызлар белән туган телнең, туган телле журналистиканың киләчәге, яшьләрне ниләр борчуы, ниләр кызыксындыруы турында сөйләштек. Үзләрен кызыксындырган сорауларга да җаваплар алдылар.
Бүгенге яшьләр туган телнең язмышын никадәр тирән аңлый? Кызлар барысы да сайлаган һөнәре буенча китәрме? Алар мәктәпкә барып, укытучы булып эшләргә никадәр рухланып тора? Ә журналистика аларга якын шөгыльме, каләм тибрәткәннәре бармы?
Күпчелек кызларның укытучы булырга теләге бар. Үзләрен очрашуга алып килгән остазлары, педагогия фәннәре кандидаты, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллинада шик тумасын дип кенә бу фикерне яңгыратмады алар. Беренчедән, инде алар 3 курс талибәләре, икенчедән, күбесе, кагыйдә буларак, укытучы балалары, бу һөнәрне аңлы рәвештә сайлаганнар. Энҗе, Регина, ике Алсу, Ралина, Азалия мәктәп тормышын, мөгаллимлекне киләчәк һөнәре итеп күрә. Киләчәктә бу һөнәргә чын күңелдән тартылулары да ихтимал. Чөнки, “балыкчы баласы күлгә карый” дигәнчә, мөгаллимнәр гаиләсендә тәрбияләнүче кыз балаларның тәүге сюжетлы-рольле уеннары да “укытучылы” уйнаудан гыйбарәт бит.
Ә кемдер, бәлки, мәктәп ишеген ачып кереп, үзләреннән шактый аерылып торучы укучылардан шикләнеп тә торадыр...
– Чынлап та, – диде, Гөлфия. – Уфада укытучы булуы авыр. Җәй көне балалар белән сөйләм теле коммуникацияләре мәктәбендә эшләдем. Шуннан чыгып, минемчә, хәзер укучылар белән аңлашуга караганда, аларның әти-әниләре белән уртак тел табуы катлаулырак. Мин, гомумән, хәрби училищега китәргә идем. Әниләр җибәрмәде. Ул теләгем бик көчле иде, әлеге вакыйгалар агышында гына ныграк уйлана башладым.
– Укытучы булып эшлисем килә, ким дигәндә,– диде Бүздәк
районы Таулар авыл мәктәбен тәмамлаган Айгөл Рамазанова. Язмалары гәзитебездә күренә килгән Айгөл бәлки киләчәктә үзен югарырак баскычларда, әйтик, фәннәр дөньясында танытыр.
Шулай ук укытучы булуны искәрмәүче Фәйзуллина Алсуыбыз да үз юлын эзләүдә.
– Бәхетле булу өчен тудым, – диде Айгөл. Ә нигә булмаска?
Кызларыбыз тулы бәхеткә лаек. Гомумән, безгә яшьләребезнең һәрбересе үз балабыздай кадерле. Чөнки алар, еш кабатланган фикер булса да, милләтебез киләчәге. Алар әти-әниләр булып, сабыйларына туган телне мирас итеп тапшырырлык горур буын булырлар дигән өметтәбез.
Тел һәм әдәбият укытучысы булырга әзерләнгәндә кызлар, билгеле, күп матур әдәби китаплар, гәзит-журналлар да укыган. Студент елларында укыласылары тагын да күбрәк. Менә шул тыгыз режимда “Өмет” аларның тормышында булганмы? Булган, әлбәттә. Ралинадан башкалар (шул көндә ул да якын танышты) гәзитебез белән яхшы таныш, үзләре дә бераз каләм тибрәтеп караганнар. Туташларның иң тугры юлдашы – хисләр тулышып киткәндә кочаклап та ятып булган җан юатыр көндәлек-дәфтәрләре булуы сер түгел. Бу инде яшереп кенә язылган саф хисләрне сыйдырган шигъри юлларның социаль челтәрләрдәге үз аккаунтларында да күренүен, һәркайсысының каләм тибрәтеп торуын раслый. Матур уйлар белән бүлешү теләге аларны блогерлык белән дә кызыксындыра башлаган. Әмма барысына да тәҗрибә һәм акыл кирәк. Баш мөхәрриребез Рәдис Гыйльван улы Ногмановның “Өмет” гәзите турында тәмләп сөйләвен кызлар игътибар белән тыңлады. Ике дистә елдан артык гәзитнең һәр санын йөрәге аша тудырган мөхәррирнең фикерләре яшь дусларга мавыктыргыч бер дәрес булды. Очрашу барышында актив катнашып, эшчәнлек буенча сорауларын да ишеттергән кызларда журналистика һөнәренә, безнең мохиткә кызыксыну артуы сизелде.
Яшьләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне дә күтәрделәр. Авыл мәктәпләрендә дә укучыларның үзара татар телендә аралашмавы, гаиләдә сабыйларның теле урысча ачылуы, басма матбугатны авылларда да аз алдырулары, почтаның начар эшләве, матбугатка язылуга бәяләрнең артуы яшьләрне дә борчый. Туган телдә аралашу, татарлык рухы кимү чарасызлыгы дип булмый, моны заманында зур тираж тоткан урыс телле басмалар да укучыларын күпләп югалта. Шул ук вакытта интернет нык үсешкән Көнбатышта һәр иртәне яңа гәзит белән танышудан башлыйлар, басма матбугат аша идеологияне үстерү бу дәүләтләрнең мөһим бурычы булып тора!
Ә бездә татарча басмалар, аларны укучылар калырмы? Милли телдә фикер йөртә торган яшьләр кимесә, уку йортлары да, матбугат та, телевидение, радио тапшырулары да, театр һәм концерт тамашалары да юкка чыгармы? Әйе, яшьләр интернетка якынрак булуларын үзләре дә инкарь итми. Гәзит укымаган татар яшьләренең дә мәгълүмат мәйданы интернетта бит. Чөнки кирәкле мәгълүмат аннан тиз табыла. Ә гәзитләрне уку буенча бирем булганда гына кулга алалар.
Әмма шуны искә алдык, бүген 5000 сум стипендия алып укучы кызлар югары эш хаклары турында авыз да ачмады. Алар матдилыкны алга куймый. Әйе, Әлифба укыту, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, кечкенәләрне, яшьләрне милли рухиятка тарту матди байлык китерми. Бу гамәлләр белән чын кеше тәрбиялибез, милләтебезне саклыйбыз! Бүген “Өмет” республикада иң зур тиражны саклап килсә дә, күңел тыныч түгел. Татар журналистикасын, “Өмет”не яшьләр генә саклап кала ала, һәм без бу эшне дәвам итүдә аларга бик зур өметләр баглыйбыз. Киләчәктә нәкъ шушы туташларның һәм башка яшьләрнең исем-шәрифләре генә күренеп түгел, акыллы, саллы фикерләре белән гәзитебезнең гомере озын, укучылары күп булыр дип ышанабыз. Яшьләр сүзен, мотлак, яшьләр ишетер!
Студентларның тәэссоратлары:
***
Күптән түгел генә "Өмет" гәзите редациясе хезмәткәрләре белән очрашуда булдык. Гәзитнең баш мөхәррире, журналистлары белән мондый тере аралашу минем өчен зур мөһим вакыйга булды. Чөнки гәзитне тотып укый башлаганнан бирле редакция хезмәткәрләре шундый актуаль темаларны каян табалар, ничек аны кызыксынып укырлык итеп эчтәлеген ачып бирәләр икән дип уйлый идем.
Иҗатчылар белән шәхсән очрашкач мин зур дулкынлану кичердем. Шундый позитив, тыныч атмосферада без төрле темаларга сөйләштек. Сораулар бирештек, нидер ачыкладык.
Безгә "Өмет" гәзите һәм журналист һөнәре турында шактый мәгълүмат бирделәр. Аннан тыш, миңа бер әйбер бик ошады, шушы кыска аралашу вакытында безгә үзебез белән дә таныштырып китү – кем, каян булуыбыз, шөгыльләребез турында сөйләп үтү мөмкинлеген бирделәр.
Мин редакция хезмәткәрләренең эшләренә карата җаваплы мөнәсәбәтен күрдем, чын күңелдән эшләүләрен сиздем.
Миңа бу очрашу бик ошады. Монда безгә иң мөһим киңәшләрне бирделәр. Җылы очрашудан минем кәефем күтәрелде.
Чынлап та, яшь вакытта үзеңне төрле өлкәләрдә сынап карарга кирәк һәм журналистика да искәрмә булып калмый. Кем белә, бәлки нәкъ менә син, дус кеше, талантлы журналист булып китәрсең. Моның өчен кулга каләм алып, языша башларга кирәк...
Энҗе МИҢНУЛЛИНА.
***
Эш көне бик тыгыз булуына карамастан, "Өмет" гәзите хезмәткәрләре студентларның гәзитне нәшер итү процессына шундый җанлы кызыксынуларын күреп шатландылар һәм безне басма белән якыннан таныштыру өчен вакыт бүлделәр.
Очрашу турыдан-туры аралашу форматында үтте – без журналист эшчәнлеге һәм бу һөнәргә бәйле сораулар бирдек:
Журналистның эше нинди? Пост яки мәкалә язу өчен теманы ничек табарга? Мәкаләне кызыклы һәм истә калырлык итеп ничек язарга? Эшне нидән башларга?
Бу сораулар безне булачак укытучылар яки журналистлар буларак кызыксындырды. Баш мөхәррир безгә журналистикада эшләүнең үзенчәлекләре һәм бу һөнәрнең өстенлекләре турында сөйләде.
Очрашу ахырында без, студентлар, "Өмет" гәзите редакциясендә эшләүче, үз өлкәләрендә осталыкка ирешкән һөнәр ияләренә яңа ачышлар белән тулы фәһемле очрашу өчен рәхмәт белдердек. Алар безне дә бүләксез калдырмадылар, безне биредә һәрвакыт күрүләренә шат буласыларын, көтеп калулары турында әйттеләр. Бик эчтәлекле очрашу булды.
Бәлки бу мизгелләр кемгәдер киләчәк һөнәрен сайларга да булышыр.
Регина ГӘРӘЕВА.
***
Гәзитебез нинди күркәм, ачык йөзле булса, анда эшләүче кешеләре дә нәкъ шундый.
“Өмет”не мин һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алам, редакциядә узачак очрашуны да ничек көтеп алганымны сүз белән аңлатырлык түгел. Очрашуыбызның төп темасы яшьләр арасында ничек гәзит-журналларны популяштыру турында булды. Гомумән, яшьләр татарча укыймы? Әлбәттә, очрашуда сәясәткә, иҗтимагый тормышка һәм башка тормышчан темаларга кагылмыйча булдыра алмадык. Гәзитне алдыручылар күләме хакында да белдек.
Безнең белән әңгәмә корган “Өмет” хезмәткәрләренең нигә журналист һөнәрен сайлаулары, язылган материалларның гәзиттә бастырылганчы нинди баскычлар аша үтүе турында да сөйләшеп алдык хәтта. Очрашу минем күңелемдә шул чаклы җылы хәтирәләр калдырды. Йөрәктә өмет көчәйде, чөнки мине дә татар телле матбугатның киләчәге борчый. Үзем каләм тибрәткәләгәч, мин язганны кем генә укыр микән дигән сорау туа. Һәр язучыга укучы кирәк, чөнки укучысыз язучы – язучы түгел инде ул. Үзең язганны үзең укып утырсаң, синең фикердәшләрең булмаса, уең белән уртаклаша алмасаң, аны укучының күңеленә тиешле дәрәҗәдә җиткерә алмасаң, язуның мәгънәсе дә юктыр. Ә укучылар ул – гәзит-журнал алдыручылар.
"Өмет" редакциясенә килеп, йөрәкләребездә янган рух учакларына утын өстәдек кебек, хәзер учакларыбыз дөрләп яна! Шулай булсын да, татар телендәге гәзит-журналларның булуы мөһим, чөнки татар телендә матбугат укыла, кызыксындыра икән, димәк, телнең дәрәҗәсе бар, киләчәге бар.
Айгөл РАМАЗАНОВА.